Керәшен авылы Илтән-Бота исеме нәрсәне аңлата?
Илтән-Бота — Әлмәт шәһәреннән 40 километр көнбатыштарак, Кичү елгасы буенда урнашкан авыл.
Риваятьләр буенча авылның исеме Илтән атлы кешедән килеп чыккан дигән фараз бар. Чуваш теленнән авылның исеме исә «сазлык» буларак тәрҗемә ителә.
Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә чуашлар нигез сала. XVIII- XIX гасырларда авылда чуашлар, чирмешләр һәм керәшеннәр яшәве билгеле. XIX гасырда халык санын ревизияләгән вакытта авылда керәшеннәр генә исәпкә алына. Бу чуашлар белән чирмешләрнең ассимиляциявен яки миграциясен аңлата. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Шубуян, Түбән Бота исемнәре белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннаре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, тәгәрмәч ясау һөнәре, олаучылык таралган була.
1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне, XX йөз башында миссионерлык мәктәбе (1890 ел), 3 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Авыл Бота авылы приходына карый. Авыл тау битендә урнашкан була. Урамнар тар, йортлары бер-берсенә якын торган. Агач корылмаларның күп булуы еш янгынга китергән. 1880 елда авылда 5 йорт һәм амбар янып бетә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында. Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда «Кызыл сабан» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Х.Соловьёв). 1958 елда Киров исемендәге колхоз сотавына керә (Бота авылы). 1962 елдан Киров исемендәге колхоз «Восход» колхозы (Аппак авылы) составында, 1992 елдан «Илтән» акционерлык җәмгыяте. 1999−2011 елларда «Илтән» акционерлык җәмгыяте Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте составына керә. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.
1992 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1994 елда тулы булмаган урта, 2011 елда – башлангыч мәктәпкә үзгәртелә, 2013 елда ябыла.
Бүгенге көндә Илтән-Бота авылында мәдәният йорты, китапханә бар. Мәдәният йорты каршында «Илтәнем» халык фольклор ансамбле эшли.
Авыл янында Илтән-Бота туктаулыгы (буралы курган культурасы) археология истәлеге табыла.
Илтән-Бота авылының күренекле шәхесләре:
Макар Владимирович Владимиров (1855-1921) – Георгиевский крест ордены кавалеры;
Иван Харитонович Соловьев – Георгиевский крестның 3 тапкырлы ордены кавалеры;
Ермолаев Михаил Митрофанович - Бөек Ватан сугышы катнашусы, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Игнат Макаров - Жуков, «Совет Заполярьесын саклаган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән;
Макар Владимиров-техник фәннәр кандидаты, СургутНИПИнефть институты бүлеге начальнигы, соңрак «Сургутнефтегаз» ААҖ бүлеге начальнигы, Мактаулы нефтьче, СССР хезмәт ветераны;
Петр Егоров - 27 фәнни хезмәт авторы , Техник фәннәр кандидаты;
Гудакова Татьяна Тихоновна - укытучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Хезмәт ветераны.
Язма Җырчы Җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев