Яңа Усы авылындагы кушаматлар
Мөслим районының Яңа Усы авылы кешеләре бер-берсен, нәселен кушаматлары белән белә, аны үзара сөйләшкәндә дә кулланалар. Керәшеннәрдә кушматка беркем дә үпкәләми.
Керәшеннәр башка халыклардан күтәренке күңеллеле булулары белән аерылып тора. Ни хикмәт, керәшеннәрдә балаларга бертөрле исемнәр бирү бик нык таралган. Исемнәр бер булса да, һәркемнең үзенә генә хас сыйфатлары бар. Ә керәшеннәрдә кушамат тагарга шул кирәк тә инде. Гомумән, бездә бер үк исем берничә төрле әйтелергә мөмкин: Микәйлә — Минька, Миша, Мошар, Михаил; Агриппина — Гөрпей, Гөрпинә, Гурпуш.
Ниндиләре генә юк
Рус исемнәре сөйләштә фонетик үзгәрешләргә дучар булганнар, исемнәр кыскартылып, аерым авазлары яки иҗекләре төшерелеп тә әйтелә. Мәсәлән: Леонтий — Ләвәш; Терентий — Трәнти; Ульяна — Үлҗи; Октябрина — Үкчи; Фёкла — Пикла; Евдокия — Аудый, Тимофей — Төмәпей.
Толя, Гена, Юраларның ниндиләре генә юк: Шөпшә Толя, Куный Толя, Горлопан Толя, Озын Толя, Абрам Толя, Кияү Толя, Тегермәнче Толя; Күбәләк Гена, Галәү Гена, Тормоз Гена, Участковый Гена, Махач Гена, Тукбай Гена, Бәләкәч Гена, Конь Гена, Апанай Гена; Тургай Юриге, Гөлбистән Юриге, Нинзя Юрик, Кияү Толя Юригы.
Һәр гаиләнең — үзенеке
Петровлар — Әбләләр, Кондратьевлар — Тургайлар, Апанаевлар — Апанайлар, Григорьевлар — Плалар, Шишкиннар — Саннар, Епифановлар — Пипаннар, Смеловлар — Абрамнар, Игошевлар — Күчәннәр, Тазовлар — Себеркәйләр, Васильевлар — Кәчтекләр.
Үртәгечлеләр
Мисалга Кәчтекләрне үртәгечнең ике варинатын китерергә була.
Кәчтек, карабодай чәчтек,
Карабодай уңмады,
Ботка ашап булмады.
Икенчесе: Кәчтек бабайга әнисе күршеләрдән кәстрүл алып кайтырга кушкан, бу онытмас өчен юл буена «кәстрүл, кәстрүл» дип барган. Барып җиткәч оныткан һәм «әни кәчтек сорады», дигән.
Физик кимчелеккә карап
Аксак Тикен, Аксак Биктур, Колак Микулае, Чулак Гөрие…
Һәр авылдагы кебек, бездә дә бөҗәк, кош кушаматлы кешеләр дә бар.
Күбәләк Гена. Геннадий Спиридонов гармунда «Күбәләк» көен уйнарга яраткан.
Шөпшә Толя. Умарталыкта печәнне төнлә, кортлар тынгач чапканнар. Анатолий Оленин чалгысы белән ялгыш корт оясын аударган. Самуил
Виталыеның: «Анатолий, чап, шөпшә, шөпшә», — дигән сүзеннән Толяга Шөпшә кушаматы ябышып калган.
Тургай. Николай Кондратьевның әтисе ат эчерергә төшкәндә я җырлый, я сызгыра торган булган, шуңа халык аңа шушы кушматны таккан.
Чебен Гена. Анысы — бәләкәй буйлы булганга…
Башкарган эшеннән чыгып
Тегермәнче Иван (Иван Игошев, тегермәндә эшләгән). Автобус Иван (Иван Сергеев, автобус шоферы). Медик Альберт (Альберт Тимашев, медбрат булып эшли). Секретарь Ольга (Ольга Тазова, авыл советы секретаре булган). Главбух Валя (Валентина Романова, бухгалтер булган). Тауык Начтасы (Анастасия, тавык фермасында эшләгән). Сәвит (Варвара, авыл советында эшләгән). Доцент (Владимир Хлюпин, студент чагында мәктәптә практика үткән). Пс-пс (Виталий Лазарев, кешеләргә газ балоны бирмәгән өчен кушамат буларак тагылып калган).
Территория буенча
Хохол (Иван Собин, аның әнисе украинка булган, 1914 елда Братск шәһәреннән күчеп килгәннәр). Себеркәй (Елена Тазова, Себер якларына барып кайткан булган). Казачка (Орынбасар Шадрина, ул Казахстаннан Усыга кайтып яши). Бульбаш (Виктор Здрок, Белорусиядән килгән. Кушаматы үз телләрендәге «бульба» сүзеннән (безнеңчә — бәрәңге). Үзбәк (Рафик Шамсетдинов, Үзбәкстаннан кайтып Усыда яшәгән).
Холык чагылышы
Саран кушаматлы Екатерина Васильева тегермән тартырга барган җирдә яңа пешкән ипи сата торган булганнар. Кәтри әби балаларына яңа ипи алып кайткан, башкалар яңа ипи ашаганда, ул үзе белән алып килгән ипине ашаган.
Рара (Виктор Хлюпин, сөйләшкәндә сүзе аңлашылмаган); Меҗеки (Елена Петрова, әкрен эшләгән); Сабыр Витае (Виталий Смелов, бик сабыр булган); Самурай (Николай Ермолаев, сугышырга яраткан); Горлопан (Анатолий Романов, тавышын күтәреп сөйләшкән).
Үз тарихлары
Алла бабай (Данила бабай Спиридонов, ак чәчле, ап-ак сакаллы булган). Мамык тәпи (Анатолий Смелов, йомшак басып йөргән). Үрәй (Илья Аитов, бәләкәй чагында аңа урядник шапкасы бүләк иткәннәр). Миңәч Питәсе (Петр Григорьев, аның әбисе Марфаның битендә миң булган, шул үсмәсен өчен кушканнар). Тукбай (Владимир Пискунов, тамаклары тук, үзләре бай булган). Поп (Иван Петров, аягы комбайнга эләккәнче чәчен озын йөрткән). Саз каены (Леонид Кононов, буе озын булган, атыныбрак йөргән). Князь, Кнәт (Прокопий Прокопьев, бай нәселдән булган). Әрчинкә (Виктор Игошев, Арсений исеменнән). Җәмәш — Евгений (атасы Емельян исемле булганга). Сирап (Серафима исемле булган). Пасты Кәтрие (Екатерина Василева, әбисенең исеме — Васса). Әблә (Маркел Петров, әбиләре Авдотья булганга). Солдат Питере (Петр Романов, әбиләре солдат киеменнән йөргән). Күчән (Прохор Игошев, Кучербаев фамилиясеннән алынган). Шәңгәрәй (Герасим Кондратьев, кунакка килгән Шәңгәрәй исемле кешенең башлыгын киеп йөргәнгә). Шаен-Баен (Валерий Шадрин, бәләкәй чакта мәктәптә исем-фамилиясен сорагач, ул «Шаен, Баен» дип җавап биргән). Беспартийная (Эльза Филипова, әтисе Валера бернидән дә курыкмаган өчен тагылган).
Елизавета МИТЮШКИНА.
Мөслим районының Яңа Усы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев