Гомернең 3 туе: өйләнешү/кәбен кою, бала туу, кешене күмү йолалары
Керәшенчә марафонда катнашучы Светлана Никитина керәшеннәрдә өйләнешү, бала туу һәм кешене соңгы юлга озату йолалары турында язды.
Өйләнешү/кәбен койдыру йолалары. Кәбен койдыру (венчание) – изге бер таинство. Ходай киләчәк ир-атка һәм хатын-кызга гаилә тормышы өчен, балалар табу һәм тәрбияләү өчен фатихасын бирә. «Венчание» сүзе «венец» (таҗ) сүзеннән килеп чыккан, чөнки бу йола вакытында кияү белән киленнең башына махсус таҗлар (венцы) куела.
Обручение (алдан ярәшү өлешендә кияү белән киленгә йөзекләр кидерелә. Бу аларның бер-берсенә тугрылык вәгъдә итүләрен символлаштыра; кияү белән килен аяк астына ак тастымал җәелә. Священник аларның башына таҗлар куя һәм өч тапкыр: «Ходаем, Аллабыз, аларны дан һәм хөрмәт белән таҗла» дип әйтә. Аларга уртак чашадан өч тапкыр эчәргә бирәләр (бу аларның хәзер уртак язмышлы булуларын күрсәтә). Священник аларны аналой (уку терәге) тирәли өч тапкыр әйләндереп йөртә. Өйләнешүчеләрнең урсатай, урсанайлары, туганнары килә. Соңыннан өйгә кайтып зур табын корыла, туй җырлары җырлана, яшьләргә теләкләр әйтелә.
Кыз сорарга килгәч безнең әти-әниләр дә кәбен койдыру турында да сөйләштеләр. Туй ике көн булды, беренче көнне кәбен койдыру йоласы уткәрелде. Йоладан соң кызны егет үз өенә түгел, әтисе ягыннан тутасына алып кайта. Алга таба килен аңа әнки дип әйтә. Әнки кайнана белән килен арасында арадашчы ролен үти, аңлашылмаучылык килеп чыкса татулаштыручы да ул була. Икенче көнне туй мәҗлесе алдыннан загстан соң килен төшерү йоласы булды. Ишекне киң итеп ачып каршы алдылар, мендәргә бастырдылар, кайнанамның әнисе Начта әби кулларымны он чиләгенә батырды, теләк әйтте, бал-май каптырды. Ике атнадан минем әти-әниләр кодалар чакырдылар, мәҗлес үткәрделәр.
Бала туу йолалары. Бала тууга берничә көн кала, йорттагы барлык төеннәрне чишү, йозакларны ачу йоласы булган — бу балага «юл ачу» символы дип саналган. Бала туган көнне үк бәби мунчасы ягылган. Бу мунчаның үзенчәлеге: мунча ягып җибәргәч, төтен чыкканын күрүгә, күрше-күлән су алып кайтып сала торган булган. Бәби мунчасына су китерү зур савап дип саналган. Мунчаны котлап, күршеләр йомырка, сабын, коймак китергән. Баланы юындыру — иң мөһим йолаларның берсе. Элек бу эшне кендек әбиләре башкарган. Юындыру барышында төрле теләкләр әйтелгән:
«Суы сарыксын, үзе калыксын,
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын!
Җиңел пар белән сине, кызым!»
Бишек — баланы тәрбияли торган изге урын. Без дә әти үзе ясаган бишектә үстек. Агач бишек нык сиртмә белән түшәмгә (матчага түгел) эленә, бала вертикаль рәвештә тирбәлә, тынычланып йоклап китә.
Күмү һәм искә алу йолалары. Үлгәннәрне искә алуның төп көннәре: өченче көн – күмү; тугызынчы – искә алу; кырыгынчы көнне зур үле ашы үткәрәләр. Кайбер гаиләләрдә 6 ай тулгач та искә алалар. Үлгәнгә бер ел тулгач, зур искә алу ашы үткәрәләр. Зиратка баруның да үз тәртип һәм кагыйдәләр бар. Зиратка барганда өстәлгә табын корырга алып менәләр (коймак, тәм-том, кабартма). Кабер янында иман әйтәләр, үлене искә алалар. Алып менгән ашамлыкларны өстәлгә (җиргә тастымал җәеп тә) куеп, кабер янында ашыйлар, калганын зиратта калдырып кайталар. Өйдә үткәрелә торган искә алулар – үлене искә алу ашы. Аңа туганнар, якын күршеләр, үлене белгән кешеләр чакырыла. Өстәлгә тыйнак кына ризыклар куела (коймак, бал, кабартма, төрле пироглар, шулпа, ит ризыклары, 2 төрле ботка, компот, кесәл). Өстәл башында беренче булып шәм ягыла, иман әйтелә. Үлене яхшы сүз белән искә алалар. Ахырдан килгән һәр кешегә истәлеккә сабын, кулъяулыгы яки бистәр тапшыралар. Калган ризыкларны мохтаҗларга, күршеләргә өләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев