Федотовка авылындагы этнографик атамалар: «Әчелек тавы», «Иваш чишмәсе», «Аналык елгасы»
Федотовка Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы. Әлеге авыл тарихы, кызыклы атамалыры турында Маргарита Степанова язды.
Авылның аксакаллары сөйләве һәм тарих буенча исәпләүгә караганда, Федотовка авылы 1550 елларда салына. Авылга беренче булып Федот исемле кеше килеп урнаша. Авылның исеме шул кеше исеменнән алынган булса кирәк.
Элек авыл утырган җирләр кара урманнар белән капланган булган. Хәзерге ферма урыннары сазлык була. Азык-төлек кибете урыннары аланлык булган. Федот килеп утырган вакытта авыл урыны урманлык уртасында алан булганга, монда урнашкан кешеләр бу урынны Аланлык дип исемләп йөрткәннәр. Документлаштырган вакытта Федотовка дип язылса да, халык телендә Аланлык исеме бүгенге көнгә кадәр онытылмаган.
Беренче мәртәбә Федотовка авылы Самара (Куйбышев) шәһәрендәге сакланган архивларда 1728 — 1745 елгы переписьтә телгә алына һәм анда 57 кеше булуы әйтелә. Картларның әйтүенә караганда, каршы тау яклап гел нарат урманы булган. Ул нарат урманын үзара бүлеп, шул агачларны бүлгәннән соң, һәр кеше үз өлешен кисеп алган, бары тик бер Яков (Җәкәү) исемле кеше үз өлешенә тигән наратны, истәлек өчен калсын дип, кисми калдырган. Бу хәзерге көндә дәү нарат, туры нарат дип атала (моннан башка кәкре нарат та бар иде). Шулай итеп, еллар үтүгә урман булуын дәлилләп, шушы нарат кына калган.
Бүгенге көндә Колмаксар (колмак күп үскән, сарган урын) дип аталып йөргән урыннар бигрәк тә сазлык, әрәмәләр булган. Монда кошлар күп булган. «1940-1945 нче елларда да әле Колмаксар якларында торналар бала үстерәләр иде, кыр үрдәкләре дә күп була иде. Балыклар да бик күп була торган иде», — дип сөйлиләр иде картлар. Ләкин киләчәктә зур күләмдә нефть чыгу тәэсирендә үзгәрешләр барлыкка килгән.
Авыл елдан ел зурая барган. Ул башта чиркәү тау буйларына утырган булса, акрынлап югары очка таба зурая барган. Ә инде түбән оч сазлык булып, бу якка соңга таба гына утыра башлаганнар. Иң соңгы булып, хәзерге яңа урам утырган, шуңа да Яңа урам исемен алган. Анда иң беренчеләрдән булып әниемнең әбисе һәм бабасы өй салганнар. Аларның яшьтәшләре — яшь гаиләләр шул урамга урнашканнар. Бер чор кешеләренең балалары да тату, дус булганнар, бергә уйнаганнар, аралашканнар.
Авыл атамалары
Әчелек тавы. Иске Куак ягыннан авылга кергәндә сул якта тау кала. Бу тау итәгендә куе итеп әчкелтем тәмле үлән үскән. Бу үләнне сыерлар бик яратып ашаган. Шуннан бу тау итәгенә һәм шунда үскән урман өлешенә Әчелек атамасы калган.
Колмаксар. 1925-1930 нчы елларда авылдан унлап гаилә аерылып төньякка таба күчеп киткәннәр һәм үзләренә кечкенә генә посёлок булып урнашканнар. Әлбәттә, яңа посёлокка исем кирәк булган. Ул тирәдә колмак котырып үсә торган булган. Бу атама шуннан килеп чыккан. Ул посёлок хәзер юк инде. Аның истәлеге булып, Колмаксар атамасы һәм кабер ташлары калган.
Безнең авыл чишмәләргә бик бай: Иваш чишмәсе, Мәктәп чишмәсе, Тәреле чишмә, Мамин чишмәсе (Мамин тавында), Карпый чишмәсе, Бояр чишмәсе.
Иваш чишмәсе. Авыл уртасындагы Чиркәү тавы буенда Иваш чишмәсе ага. Элек шушы урыннарда Иван исемле кеше утырган. Ул картаеп үлеп, бу чишмә аның исемен алган.
Карпый тавындагы Карпый чишмәсе.
Әнием ягыннан Илья бабамның атасының атасы сазлык урынына канау ясап, эшләп, өй салган. Өй кырыенда чишмә агып торган. Бу кимендә 200 ел элек булган. Карпов бабай бу чишмәне карап, чистартып торган һәм шуннан бирле бу чишмәнең исеме — Карпый чишмәсе.
Тәреле чишмәсе (Изге чишмә). Тәреле чишмә суы бик матур җирдә тау астыннан бәреп чыккан. Элек аның яныннан Иске Куак базарына олы юл булган. Ул юлдан безнең әбиләр, бабайлар базарга йөргәннәр. Спиридоновка, Куак чиркәвенә кәбен койдырырга һәм бала чукындырырга йөргәннәр. Бу чишмә буенда зур, дүрт кырлы таш булган. Шушы ташның нәкъ уртасында, уеп ясалган урында, тәре куелган булган һәм акча салыр өчен урыны булган. Аны безнең авылга беренче килеп утыручы Федот бабай һәм поп җайлаган булганнар. Моннан узучы һәр юлаучы шушы чишмәнең суын эчеп, юынып, тәрегә карап чукынып, теләкләрен әйтеп, акча сала торган урынга хәленчә акча салып китә торган булганнар.
Аналык елгасы. Колмаксардан агып килә торган елга, Куак суының кушылдыгы Аналык дип атала. Борынгы әби-бабайларыбыз чит баланы ашатып эчертеп, карап-тәрбияләп үстергән ир-атны аталык, хатын-кызны аналык дип йөрткәннәр. Бу очракта исә аналык безне ашатучы-эчертүче, ягъни туендыручы елга дигән мәгънәне белдергән. Элек монда балык шулкадәр күп булган, хәтта кешеләр куллары белән чумып, итәк тутырып, ала торган булганнар.
Дегет елгасы. Авылыбызның төньяк-көнбатышында Дегет елгасы дигән чокыр бар. Бу елганың исеме шушы урында дегет чыгу белән бәйле. Элекке нефтьне дегет дип атаганнар. Аны арба тәгәрмәчләре майлау өчен кулланганнар.
Корманлы елгасы.Күрше чуаш авылы Кузьминовка (Күҗминкә) белән ике арадагы елга Корманлы дип атала. Бу елга исеме корбанлы сүзеннән алынган булуы мөмкин дигән фараз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев