Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Чура авылы — йөз ел элек

Казан педагогия курсларының II курс тыңлаучысы Борис (Филиппович) Тазовның Мамадыш кантонындагы Ядегәр волостена кергән Чура авылы турындагы язмасы (14 июнь, 1921 ел).

Мин, чыгышым белән, Мамадыш өязенең Кабык Күпер волостена кергән Никифор авылы керәшеннәреннән. Әмма анда бик аз яшәдем. Шунлыктан, булдыра алганча, Мамадыш өязенең Ядегәр волостендагы үзем яшәүче Чура авылы турында язам. 

Элгәреләр сөйләп калдырган буенча, Чура авылына шушы тирәдә яшәгән бер ханның улы Чурахан нигез салган. Алар өч бертуган булганнар. Калган ике ир туганы да моннан ерак төпләнмәгәннәр, алар ыруыннан ике татар авылы барлыкка килгән. Авылның килеп чыгышы турында башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Элгәреләр сөйләвенчә, янәсе авыл урынында татар зираты булган һәм ул чиркәү тирәсендәге җирнең тигез булмавында да күренә. 

Авыл читендә кирәмәт булып, элек анда келәү итеп, корбан китергәннәр. Аның эзләре хәзергә кадәр сакланган.

Тройсын җитәрәк, кайчан икәнен хәтерләмим, майлы ботка пешерәләр. Бу көнне авыл кешеләре берәр крестьянга төрле продукт китерәләр: он, ярма, сөт, күкәй. Анда төшке аш әзерләнелә. Ул ашка бары кечкенә балалар һәм крат әбиләр генә килә. Элегрәк моны зуррак масштабта, ә бәлки әле байларча ук итеп, кирәмәттә уздырганнар. Хәзерге вакытта кирәмәттә бернинди дә дини йолалар башкарылмый. Кайчан икәнен әйтә алмасам да, бу әле күптән түгел генә тукталды. Хәтерләвемчә, моннан 20-30 еллар элек кирәмәткә йөриләр иде әле.

Кием мәсьәләсендә халыкка татарлар зур йогынты ясаган. Ирләрнең дә, хатын-кызларның да күлмәкләре татарларныкы шикелле. Сугышка кадәр, фабрика киеме кияләр иде. Дәүләтнең хәзерге вакыттагы хәле халыкның да тормышын үзгәртте. Шуңа хәзер өйдә тукылган кием кияләр. Элек җитенне чәчмәделәр дә диярлек. Ә киндер чәчтеләр, чөнки ул азык продукты буларак та, хуҗалык кирәк-ярагы өчен дә кирәк иде. Хәзерге вакытта киндер басулары артты, кырда җитен дә күренә башлады. 

Халык шөгыленә килгәндә, беренче планда — җир эшкәртү. Казан губернасында, икмәк өчен эшкәртелә торган арыш, күп итеп солы, бераз борай, бодай, карабодай, борчак, җитен һәм, алда әйткәнемчә, киндер чәчәләр. Күп итеп арпа игелә, аның өчен тирес кертелгән уңдырышлы җир калдырыла. Шул исәптән арыш басуында да. Арпа арыш белән бер үк вакытта җитешкәнлектән, аны урып алуда уңайсызлыклар булмый. Басуда бәрәңге сирәк очрый, аны үстерү өчен бакча да җитә. Тары үстермиләр. Ирләр тегү, сарык тиресе эшкәртү белән шөгыльләнә. Алар читкә чыгып эшләгәнлектән, татарлар йогынтысы көчле булуы аңлашыла. Элек хатын-кызлар, авыл хуҗалыгы эшеннән тыш, тупас тукыма (ак төстәге) туку, базарда сату өчен кәҗә мамыгыннан перчатка, шарф бәйләү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзерге вакытта хатын-кызларның бу шөгыле беткән диярлек инде.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 83нче-86нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев