Чүк бәйрәменең тарихы һәм хәзергесе
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында Чүкне ничек уздыралар?
Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларын нәрсә берләштерә, дисезме? Беренчесе, Чүк бәйрәме; икенчесе, мин — Мария. Бәйрәмнең уртак икәнен болай да аңлагансыздыр инде. Ә ни өчен Мария бу ике авылны берләштерә икән дип, уйга калучыларыгыз да бадыр. Сәбәбе гади: әнием — Казаклар Чаллысы авылы кызы, ә әтием — Иванай авылы егете. Шулай булгач, мин үзем ике авылны берләштерүче Мария булам.
Чын керәшен кызы буларак, үзебезнең бәйрәмнәр, аларны авыл кешеләрнең ничегрәк үткәрүләре белән кызыксынам. Миңа иң ошаган бәйрәмнәрдән берсе — Чүк. Элегрәк Чүкне, корылык вакытында, яңгыр сорап оештырганнар. Гадәттә, аны уздыруда авылның олы әбиләре башлап йөргән. Су буенда учаклар ягып, казан эленгән. Әлеге казаннарга янәшдә ага торган чишмә суын салганнар. Башта әле әбиләр Ходайга теләк итеп, келәү уздырганнар, аннан соң, ботка ашап, явачак яңгырга шатлану башланган…
Ә хәзер бездә Чүккә бер-ике атна алдан әзерләнәләр. Туганнар кунакка чакырыла. Алар кайтуга йорт-җир җыештырыла. Чүк алдыннан без балаларга кухняга керешле түгел, анда әниләр мәш килә.
Иртәгә бәйрәм дигән көнне яулык җыялар. Яулык җыя торган көнне авыл яшьләре, түтиләр, дәдәйләр гармун көенә җырлый-җырлый, урам буйлап яулык җыялар. Һәр йорт янында туктап, хуҗаларны чакыралар һәм бергәләшеп, җырлап-биеп алалар.
Чүк иртәсе таң атуга ук башлана. Без йокыдан торуга табын әзерләнгән була. Тиз генә юынып, матур киемнәрне киябез дә, өстәл янына киләбез. Без балалар өчен бу көн — чын бәйрәм. Бер кат ашап-эчеп алгач, барыбыз да җыелышып, ике авыл арасында урнашкан аланга бәйрәм карарга менәбез. Ел саен җыен уртасына казан чыгарып эленә, анда тәмле ботка пешерелә. Учак тирәсенә авыл кызлары, хатын-кызлар җыелыша. Алар, ботка пешергән арада, келәү укыйлар.
Бәйрәм ризыгы пешеп чыккач, җыенга килгән кешеләр белән без дә тәмле ботка ашыйбыз. Аннан түәрәк уен башлана. Әзрәк үсә төшкәч, үзем дә шунда чыгып, авыл көе җырлап әйләнермен дип уйлыйм. Әлегә мин карап, әкрен генә күңелемә сеңдерә барам. Ә шулай да быел Чүк бәйрәмендә беренче тапкыр чыгыш ясадым. "Кәтүк түти"не җырлагач, үземне дә Чүк бәйрәменең бер өлеше итеп тойдым. Хәзер инде ел саен катнашырга исәп.
Мария ТОКРАНОВА,
Яшел үзән районының Осиново поселогындагы лицейның 3нче класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев