Борчаклы яз авылы (моннан 100 ел элек)
Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Анастасия Матвеевна Чебешеваның «Руслашкан керәшеннәр — Мамадыш кантонының Шомырбаш волостендагы Горховое поле авылы кешеләре» ( 1921 ел).
Горховое поле (Борчаклы яз) авылы кечкенә генә Нырсы елгасының ике ягында урнашкан. Елга үзе авылны барлык яктан да уратып алган урман эчендәге чишмәдән башлана. Элек халкы җирдә, башлыча, борчак кына үстергән, чөнки бу яңа җирләрдә борчакның уңышы күп булган. Шуңа да авыл Борчаклы яз дип аталган (борынгы төркиләрдә «яз» сүзе — кыр, тигезлек дигәнне аңлаткан — ред.). Авылның төп халкы — керәшеннәр. Алар Чистай өязендәге Актау авылыннан күчеп утырганнар. Алар Нырсы елгасының уң як яры белән кечкенә Гороховка елгасының сул як ярында урнашканнар. Нырсы елгасының каршы як ярына, беренче булып, алпавытның урыс крестьяннары килеп утырган. Урыслар белән янәшә генә яшәгәнлектән, акрынлап, керәшеннәр урыслашканнар: урысча сөйләшә башлаганнар, аларча киенгәннәр.
Бары тик кайбер гаиләләрдә генә әле һаман да ирләр ярым урыс күлмәге кияләр. Аның озынлыгы — урысның кыска, ә керәшеннең тезгә кадәрге озын күлмәге арасында. Ирләр күлмәге — туры якалы, түш кесәсе юк, кайберләре — бер, ә күпчелеге ике төймәгә каптырыла. Аларда элекке милли кием билгеләре сакланган әле.
Әзерли торган аш-су да шулай ук, элекке традициягә тартым. Алпавыт крестьяннары катык әзерләми, ә урыслашкан керәшеннәр катык ясыйлар һәм аның үзен генә дә, салма белән дә ашыйлар. Урыслар әле салма да пешерми. Керәшеннәрдә иң затлы сый — рыбник (балык пиругы). Аны бәйрәмнәрдә һәм туйда табындагы кунакларга чыгаралар. Рыбник — эченә корбан балыгы (лещ), суган һәм ярма салынган пируг. Бу ризык та урыслардан кергән.
Аларда керәшенлек бик аз калган. Чөнки урыслар белән чагыштырганда монда күчүчеләр сан ягыннан аз булган. Азчылык булгач, күпчелеккә буйсынырга туры килгән. Шуңа да алар тизрәк руслашырга тырышканнар. Алар белән бер дәрәҗәдә булырга, үзләрен кимсетә торган «лубок», «лопатка» кебек сүзләр ишетүдән котыласылары килгән. Керәшеннәр русча дөрес сөйләшмәгәнлектән, аларны «лубок» дип йөрткәннәр. Урыслар аларга: «Нәрсә, әллә агач телең әйләнмиме?», — дип сорый торган булганнар.
Кырда җитен гаиләләрнең эш яшендәге һәр хатын-кызы өчен аерым чәчеп үстерелә. Һәр хатын-кыз — кырдагы шул җитенне карап, эшкәртүдән башлап тукыганга кадәр үзе җаваплы. Көнкүрешне алып баруда да аермалыклар юк, барысы да урыслардан үзләштерелгән, тормышны та чиста урысча алып баралар.
(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 305нче-306нчы битләр).
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев