Туганайлар

Татарстан

18+
Этнографическая мозаика

Җапрак бәйрәмендә нинди йолалар үтәлгән?

Яз белән җәй очрашкан вакыт, кырдагы икмәкләрнең башак чыгара башлаган чагы ул — Тройсын. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, галим Геннадий Макаровның язмасыннан.

Яз азагы, җәй башы бәйрәмнәре арасында иң күп йолалысы — Җапрак бәйрәме. Җапрак бәйрәмен үткәрүче һәм башлап йөрүчеләр — кызлар. Бәйрәм йолалары үзәгендә каен агачы булган, һәм җыруларындагы иң күп телгә алынган агач та — каен. Каен агачы — тереклек билгесе һәм үсү көчен сурәтли торган агач. 

Яз белән җәй очрашкан вакыт, кырдагы икмәкләрнең башак чыгара башлаган чагы ул — Тройсын. Аны халык телендә «Җапрак бәйрәме» дип тә атыйлар.

Тройсын бәйрәме, гадәттә, июнь ае көннәренә туры килә. Яшеллек һәм күп итеп аткан чәчәкләр Тройсын бәйрәменең аерым сыйфатларын билгели. Каен агачы — табигатьнең матурлыгы, чәчәк атып, яшьнәү билгесе. Шуңа күрә, бу бәйрәмдә авыл өйләрен каен чыбыклары, чәчәкләр белән бизиләр, алар көч-куәт бирә дип ышаналар. Элеккеге ышанулар һәм гадәтләр буенча, Җапрак бәйрәмендә уздырылган йолалар җирнең уңышын арттырган, үсемлекләрнең нык булуына ярдәм иткән. Бу турыда Тройсын җыруларында җырлана. 

Керәшеннәр яшәгән төрле төбәкләрдә Тройсында үткәрелгән каен агачын йөртү йолалары бертөсле булмаган. Һәрбер төбәкнең, авылның үз йола тәртипләре һәм җырулары булган, әмма йолаларның төп өлешләре бер үк булып сакланылган. Шундыйлар санына кергәннәрдән: агач сайлау һәм аны бизәү, каен астына бергәләп утырып сый ашы үткәрү, яфрак үремнәре үрү, каен кисеп алу һәм соңыннан аны юк итү, түгәрәк уеннар уйнау, суга салган үремнәр буенча киләчәкне юрау.

Тройсынны көне буе урманда, каен янында уздыралар. Берничә көн буенча бизәлгән, җырланган, сыйланган каен үзенең бөтен көчен, яшеллеген, зифалыгын иген кырларына, уңышлар яхшы булуга һәм кешеләрнең ару яшәүләренә бирергә тиешле булган. 

Каен бәйләү. Җапрак бәйрәме бер атна дәвам иткән. Бәйрәмнең беренче көнендә кызлар урманга каен башы бәйләргә баралар. Анда, парлап-парлап, берничә яшь каенның башларын бәйлиләр дә, шул яшел гөмбәз астыннан «Тройсын көе»н җырлап, түгәрәк уен, каен капкасы уенын уздыралар. 

Ахирәтләшү йоласы да киң таралган булган. Каеннарның берсендә ботакларын чәчәк үремә кебек итеп бәйлиләр һәм элеккеге гадәт буенча «ахирәтләшәләр» — шул үрем аша үбешәләр, бер-берсенә гомер буена, үлгәнче, ахирәт көненә кадәр тугрылыклы дус, ахирәт булырга ант бирәләр. Шуннан антлашкан иптәш кызлар бер-берсенә «ахирәт» дип эндәшә башлыйлар, бер-берсенең серен саклыйлар. Шул арада кызлар каенның берсенә төрле төстәге тасмалар бәйләп, эчке теләк-серләрен әйтеп бизиләр. 

Каен чишү һәм юрау. Икенче көнне кызлар каен чишәргә баралар. Каенда бәйләнгән үремнәр торышы буенча киләчәк язмышларын юраганнар: кызларның бәйләнгән үреме кипкән булса, бу — аның тиз арада кияүгә чыгасын, үреме яшел калса, әлегә чыкмаганын белдергән. Шуннан каеннан тасмаларын чишеп алып, "Тройсын көе«н җырлап, елгага барганнар. Тройсынның тирән мәгънәле һәм кызыклы тагын бер өлеше — елга суына салынган үремнәр буенча юрау. Үремнәрнең бер үк «үзтотышын» төрле җирдә төрлечә юраганнар. Шулай, баткан үрем — ялгызлык, сөйгән ярның алдавын, суга батмаганы сөйгән яры аны истә тотканың һәм сагынганын белдергән. Каен чыбыкларыннан үремнәр бәйләп аларны суга салганда "Чыбык көе«н җырлаганнар. Каен кәүсәсен суга салганнан соң, түгәрәк уен авылның уен табагында дәвам иткән. 

Бизәлгән каен астында йола буенча табын әзерләү. Кызлар һәм әле генә кияүгә чыккан яшь киленнәр йомырка һәм ярмадан пешерелгән, үсемлек көче билгесе булган ашамлыклар китергәннәр. Утырып ашаганнан соң, кызлар һәм яшь хатыннар рәт-рәткә басып, иген кырлары буенча үткәннәр. Ышанулар буенча, «кызлар үткән җирдә арыш та куерак булып үскән». 

Бизәлгән каенны авылда өй борынча йөртү. Каенны кызлар арасындагы иң матур биюче, җыручы кыз тотып бара. Аннары, җырлый-җырлый, авылдагы өйләргә кереп: «Тройсын бәйрәменә шатлык — хуҗаларга исәнлек-саулык», — дигәннәр. Хуҗалар: «Ак каен, безгә кунакка рәхим ит, безнең ипи-тоздан авыз ит! Керегез, кызлар!» — дип, кунакларны сыйлаганнар, һәм кояш баер алдыннан, каенны урманга — алган урынына илтеп куйганнар, яисә елгага салганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев