Албай авылы тарихы
Мамадыш районының Албай авылы Берсут елгасы буенда, Мамадыштан 57 километр ераклыкта урнашкан.
Авыл тарихы
XVII гасыр ахырында нигез салына. 1920 елга кадәр Шеморбаш волосте Мамадыш өязе Казан губернасына ә, 1920 елдан Мамадыш кантоны Татарстан АССР га керә. 10 август 1930 елга кадәр Мамадыш, 10 февраль 1935 елдан — Кызыл-Йолдыз, 26 март 1959 елдан — яңадан Мамадыш районына керә.
1773-1775 елда Алагай исемле бер бай татар Пугачевтан куркып, Мәрья тау башына урман арасына йорт салдыра һәм шунда яши башлый. Бу авыл урнашкан җирләр тоташ кара урман белән капланган булган. Шушы Алагай дигән исемнән Албай дигән исем килеп чыккан.
Шуннан берничә ел үткәч, Саба районы Җылыш дигән авылдан (моннан 20 км тирәсе) татарлар күчеп утырган. (Тагын Теләче янындагы Коморовка дигән авылдан руслар килгән.)
Кутиши дигән авылдан керәшеннәр килә башлаган. Керәшеннәр күбәя башлагач татарлар күчеп киткәннәр. Яшәү өчен уңайлы урын икәнен белеп Коморовка дигән авылдан 45 хуҗалык русслар күчеп килгән. Гәркә елгасы керәшеннәр белән руссларны аерып торган. Кешеләр урнаша башлагач, землемерлар килеп авыл тирәсеннән җир бүлеп калдыралар, ә агачын кистереп саталар. Кешеләр бу бүленгән җирләрдән агач төпләрен төпләгән. Кем күпме эшкәртә ала, шулкадәр эшкәртеп иген иккән. Арыш, солы чәчкән.
1873 елда авылда Казанда яшәүче купец Кривоносов И.С. җитәкчелегендә Албайда чиркәүгә нигез салына. Ул 1874 елдан эшли башлый. Чиркәүдә оештырылган керәшен мәктәбендә теләгән һәр кешенең баласы укыган. Иң элек чиркәү ачылуга 8-20 яшькә кадәрге кешеләр укый алган. Төп фәннәр: Закон божья, арифметика, рус теле, җырулар булган. Уку срогы 1 октябрьдән Пасха бәйрәменә кадәр дәвам иткән. Чиркәү 1933 елда ябыла, Башта складлар ролен, соңыннан авыл клубы итеп үзгәртелә. 1999 елда бинага реставрация ясалып кире чиркәүгә үзгәртелә. Галим В.Н.Ильминский чиркәүне ачуда була шул ук вакытта керәшен мәктәбендә 1 айга якын укыта да, соңыннан Яков Емельянов та мәктәптә укыта. Чиркәү куполына җиде чаң куелган. Чаңнарны Вятка губернасы Слободск шәһәрендә коялар.
Приходка Зур Арташ, Түбән Әрнәш, Югары Әрнәш авыллары керә һәм алар Әбде приходыннан аерылып чыга. Беренче чиркәү службаларын 25 яшьлек Алексей Федорич Тихомиров алып бара. 1875 елның 1 январеннән авылда мәктәп ачыла. 1899-1900 елларда анда 40 укучыга укытучы Түбән Әрнәш авылыннан Дмитрий Петров белем бирә. 1880 елда хатын-кызлар мәктәбе ачыла.1899-1900 елларда 19 кыз белем ала. Укытучы булып Казан керәшен кызлары мәктәбен тәмамлаган Ульяна Петрова эшли.
Революциядән соң ике мәктәп бергә кушыла.1929 елда мәктәп яна. Уку буш йортларда алып барыла.1930 елда яңа мәктәп төзелә башлый. Материаллар Берсут пристане урманыннан ташыла. Мәктәп 1933 елда эшләнеп бетә. 1934-35нче уку елын балалар яңа мәктәптә башлыйлар. Бу 7 еллык мәктәп була. Мәктәпнең беренче директоры Такаев Григорий Николаевич була.
Еллар үткән саен Албай зурайган һәм аның үзендә базар оештырганнар. Ларёклар булган. Атнаның беренче көне, дүшәмбедә базар була торган булган.
1896 елда лесничий булып хезмәт итүче Низкин барлык кешегә мәҗбүри рәвештә агачлар утырттыра. Албай гел агач арасында гына утырган. Кызганычка каршы күбесе 1929 елгы янгын вакытында янып беткән.
Халыкның хезмәте бик авыр булга, чөнки эшне кулдан башкару никадәр көч таләп итә. Җирләрне агач сука белән сукалаганнар, кул белән чәчкәннәр. Җитешкән икмәкне урак белән урганнар һәм субагач белән сукканнар. Ындыр табагында эш беткәннән соң, һәр орчык тота белгән кыз баладан алып, картаеп беткән карчыкларга кадәр җеп эрләргә, киндер сугарга керешкән.
1918 елдан алып, халыкка җирне ел саен бүлә башлый. Кеше санынча җир бүленгән. Шуннан соң халыкның тормышы рәтләнә башлый. Ләкин 1929 елның җәендә көчле янгын чгып 110 хуҗалык яна. Каен агачлары эчендә утырган чиркәү генә янмый кала. Әби-бабайлар сөйләве буенча янгын шул кадәр көчле була ки, хәттә елга аша 300 метр читтә урнашкан аръяк урамы да яна. Кешеләр сандыкларын Берсут елгасы кырыена алып килеп су сибеп торып кына саклап калдык диләр.
1929-1931 елларда авылда колхозлашу еллары, беренчеләрдән булып 11 кеше колхозга керергә теләк белдерә. Беренче председатель Шагалов Михаил була.
Авыл халкының йола-гадәтләре
Авыл халкының төп кәсебе — иген игү белән терлек асрау булган. Иген игүдә зур тырышлык күрсәткән кешеләрне зурлаганнар. Халык элек — электән ипине бик кадерләп тоткан. Идәнгә ипи валчыгы төшсә зур гөнаһ булып саналган. Ипине ап-ак ашъяулыкларга төреп куйганнар. Кадерле кунакларны ипи, тоз белән каршылаганнар. Солдатка китүчеләргә ипи бөтене башлаганнар. Ипигә карата мондый караш хәзерге вакытта да саклана. Кияү белән киленгә пар ипи бөтене башлап ашатканнар.
Кәбен кыярга таныклык ролендә бер ир белән бер хатын барган. Баручылар икеседә егет туганнары булган. Бу таныклыкларның ире кызның әткисе, хатыны әнкисе дип аталганнар. Кәбендә егет белән кыз балдак алышкан. Бу вакытта кияү белән килен башларын аска иеп торалар. Өйдә утырып аргач, туйчылар кыңгыраулы атларга төялеп, җырлый-җырлый урам әйләнәләр. Туйга кызның әти-әниләре ипи, пар каз алып киләләр. Аны төрле җырлар җырлап табынга чыгарганнар.
Табак — табак ак борчак
Түкми — чәчми генә ашагыз.
Безнең кызыбыз сездә кала
Какмый — сукмый гына асрагыз.
Албайда һәр хуҗалыкның үз кушаматы бар. Мәсәлән: Давыт (бабалары-Давыт), Җәпей (Ефим), Әндерей (фамилиясе-Андреева).
Албайдан Геннадий Мишурин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев