«Аланым — татлы баланым»: Алан авылы тарихы
Октябрь революциясеннән соң Сарман районының Ләке керәшеннәре нигез салган Алан авылы да, үзендә яшәгән кешеләр шикелле үк, кыска гына тарихында төрле сынаулар кичергән. Бер гасырдан артык вакытта Аланның уңышлары да, авылга кешеләрсез калу куркынычы янаган чаклар да булган. Боларның барысы да артта калган. Хәзер Алан, үзенең уңган кешләре тырышлыгы белән, матур киләчәген төзи.
Авылда тормыш кайный
Аланым — бакчадагы «татлы» баланым» дигән сүзләр Сарман ягындагы Алан авылының язмышына туры килә. Авылым язмышы ачы да, татлы да, нәкъ шушы үз ягыбызда үсә торган балан төсле инде.
Авылыбыз уртасыннан җырларга кергән, халкыбызның горурлыгы булган шагыйрь Ананий Малов үзенә псевдоним итеп алган Игәнә елгасы ага. Авылыбызны урман уратып алган. Җиләкле болыннары, матур таулары, сулап туймаслык һавасы... Күчтүкләр чишмәсе, Каранай чишмәсе, Парпылый чишмәсе... Аларны шул чишмәләргә якында яшәгән кешеләрнең кушаматлары белән атаганнар. Кушаматка беркемнең дә хәтере калмый, чөнки керәшен кушаматсыз була алмый.
Алан авылында җәйгелектә — 100, кышын 71 кеше яши. Яшьләрнең күпчелеге авылда торып, читкә йөреп эшли. Авылның иң өлкән кешесе — 87 яшьлек Лилия түти Бормотина. Лилия Романовна биш бала үстергән. Бер улы яшьли дөньядан киткән. Эшчән Бормотиннарны Аланда гына түгел, тирә-як авылларда да оста умартачылар буларак беләләр. Умартачы Лилия түти эшен хәзер инде кече улы Валерий дәвам итә. Умартачылык белән авылда биш гаилә шөгыльләнә. Алар үзләре дә бал кортлары шикелле һәрвакыт эштә, хәрәкәттә. Дөрес, мал тотучылар сирәк. Шундый уңган кешеләребез — Олег Асанов гаиләсе.
Авылның үз фельдшер-акушерлык пункты, клубы бар. Җәйнең кыл уртасында авылыбызда Питрау кайту уздырыла. Көзен халык, читтән кайткан авылдашлар да клубка Пыкрау пиругына җыела. Соңгы вакытта кышкы кичләрдә клубта махсус хәрби операциядәге егетләр өчен маскировка челтәре үрү гадәткә керде. Аны оештыруда клуб җитәкчесе Ландыш Малова башлап йөри. Хәрби операциядәге ике егетебезнең берсе, Чаллыда торучы Руслан Габдрахамнов яраланып кайтты. Валерий Маловның гына бер елдан артык хәбәре юк. Бар авылыбыз белән, Валерий Георгиевич исән-сау булсын, дип телибез.
Аланда авылны яшәтү өчен тырышып йөрүче ир-атлар күп. Шулар тырышлыгы белән, авыл зираты, чишмәләр чистартып, төзекләндерелә. Бу эштә авылыбыз депутаты Георгий Кузьмин, Олег Григорьев һәм бигрәк тә Иван Антоновны башкаларга үрнәк итеп китерергә була. Шулай ук, Әнвәр Ганиев, Сергей Кустовский, Валерий Бормотин да һәр эштә ярдәмгә ашыгалар. Елена Симашева (Попова) да тыныч кына, сабыр гына бар эштә булышырга җитешә. Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Расим Нуретдинов та Алан халкына уңайлыклар тудыру өчен янып яши. Мисалга быел авыл эчендәге юлларның төзекләндерелүен китереп үтәм. Әле авыл халкы һәм читтә яшәүчеләр тырышлыгы белән, авылда часовня төзергә җыенабыз.
Җиңүнең 80 еллыгы якынашканда, Аланның сугышта ятып калган ир-егетләре, утлы фронт юллар аша узып, тыныч тормышта арадан киткән ветераннар, тыл хезәмтчәннәре истәлегенә хәтер тактасы куелды. Бу җаваплы эшне башкаруда Андрей Ёлкин аеруча тырышлык күрсәтте.
Ләке кешеләре нигез салган
1917 елларга кадәр Алан авылы җирләре алпавыт Астахиевныкы (халык үзара аны Эчтәпей бояр дип йөрткән) булган. Эчтәпей боярның атлары да, игенлек җирләре дә күп була. Боярның үз эшчеләре, үрәтниге, гади халык эшенә күзәтчелек итүче кешесенә кадәр була. Авылыбыз 1920 елдан — ТАССРның Чаллы кантоны Нөркәй волостена, ә 1930 елдан ТАССРның Сарман районына кергән.
Алан авылына, революциядән соң, Ләке кешеләре нигез салалар. Яңа авыл урынына беренче булып, Ләкедән Василий Александров гаиләсе күченеп утыра. Ул әле башта бирегә килеп, чишмәләр дә барлыгын күреп, агачларны кисеп йорт сала. Урманның агачлары кисеп төпләнгән алан шикелле урынына урнашлыктан, авылны Алан дип атаганнар. Икенче булып, Ләкедән Игнат Кузьмин гаиләсе кузгала. Өченчесе — Константин Петрович Бормотин. Шул рәвешле, акрынлап, башкалар да килеп төпләнә. Алан авылы зурая башлый. Авылда 34-35 йорт барлыкка килә, халык саны 236га җитә.
Тирә-як авыллардагы йөздән артык баланың кендек әбисе Анна Григорьева да Аланныкы булган. Ул яңа туган кызына да үз исемен куша. Аның кызы, хатыннарга бәби табарга булышучы, кешеләрне төрле үләннәр белән дәвалаучы Аннаның да даны еракларга тарала.
Колхозлашу чоры башлангач, Аланда «Красное Пробуждение» колхозы оеша. Олы гына итеп колхоз кәнсәсе (идарә) төзелә. Колхозда ике тавык фермасы, сыер фермасы була, яшелчә бакчасы утыртыла. Халык хезмәт хакына түгел, ә "таяк«ка эшләгән елларда, колхоз бакчасында үстерелгән яшелчәне эш өчен түләү буларак, колхозчыларга өләшәләр. Эчтәпей боярдан калган йортта балалар өчен ясле ачалар, ә аннары ул мәктәпкә әйләнә. Балалар 1938-1965 елларда шул мәктәптә белем алалар. Беренче укытучы Роман Васильевич Александров була, аннары — Әхмәтшин абый.
Аланлыларга тыныч кына үз колхозларында эшләргә туры килми, «колхозларны эреләндерү» башлана. 1950 елны күрше Мостафин авылы да Алан колхозына кушыла. Ә тагын җиде елдан Алан үзе дә үзәге Ләкедә урнашкан М. Горький исемендәге колхоз белән берләштерелә. 1964 елны колхозның исеме «Мир» дип үзгәртелә.1989 елда Алан һәм Мостафин авылларын «Петровка» агрофирмасына күчерәләр, ә 1993 елдан ул «Петровский» агрокомплексы була. Авылның беренче колхоз председателе Константин Бормотин була, аннан соң колхозга Демьян Кузьмин җитәкчелек итә. Колхоз басуында иген игәләр, бәрәңге үстерәләр. Эчтәпей боярдан калган подвалда колхозның орлыклык бәрәңгесен саклыйлар.
Киләчәге өметле
Бәләкәй генә авылның үз тегермәненә кадәр була. Аны ясауда Петр Иванович Асановның күп көче керә. Бодайны юып киптереп, шул тегермәндә тарттыралар. Күрше авыллардан да халык тегермәнгә йөри.
Аланда тимерче алачыгы булу да халыкка көнкүрештә ярап куя — чиләк яматырга да, күмер чүлмәге ясатырга да тимерче янына киләләр.
Аланлылар үз кул көчләре белән тормыш итә. Ул замандагы авылларга хас булганча, гаиләдә барысы да табын уртасына куелган зур агач табактагы ризыкны агач кашыклар белән алып ашый. Хәзерге шикелле, беркем дә аерым савыттан ашап утырмаган.
Өй борынча чабата үрәләр. Урак белән киндер урып, көлтә бәйләп, шуны әвенгә куялар. Ул кипкәч, көлтәләрне чабагач белән сугып, орлыгын коялар. Аннары көлтәләрне суда тотып, киндер итеп сугып, ул киндердән күлмәк-ыштан тегәләр. Авылның оста тегүчесе Кирла бабай Григорьев туннарга, пәлтәләргә кадәр теккән. Киндернең чүбегенә чаклы эшкә ярый — эрләп паласлар сугалар.
Бабайлар бау ишү, атларга йөгән, дилбегә, каеш ясау белән шөгыльләнә. Чыгышы белән Баграждан булган Василий Александров һәм аның хатыны, Ләке кызы Дарья Константиновна, бергәләп, каеш аркалыклар, тезгеннәр, атка йөгәннәр ясыйлар. Константин Тихонов гаиләсе итек баса. Максим Сахуреев тал чыбыгыннан тарантаслар, каз оялары үрә. Халык, юкә агачы каерысын Игәнә суына батырып тотып, мунчала ясый.
1941 елны, Бөек Ватан сугышы башлангач, Аланның 53 ир-егет сугышка алына. Колхоз председателе булып, бик тә кешелекле Екатерина Малова билгеләнә. Бар эш хатын-кыз, картлар һәм үсмерләр җилкәсенә төшә. Халык, үз авызыннан өзеп, фронтка икмәк һәм атлар җибәрә. Сугыштан соң колхоз ныгый, хуҗалыкка «Пробуждение» исеме бирелә. Яңа техника кайта, пилорама һәм зур ындыр табагы төзелә. Күрше авыллардан кешеләр килеп эшли башлый. Колхоз барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урында булган өчен, яңа автомобиль кайтартыла. Ләкин машинага шофёр табылмый. Берникадәр вакыттан, барлык авыл хуҗалыгы техникасын Ләкегә алып китәләр. Акрынлап колхоз таркала, авылда нибары 8 хуҗалык кына кала.
1990 елда Аланда җәнлек фермасы оештырыла. «Живица» фермасында ак төлкеләр үрчетелә башлагач, эшкә төрле милләт кешеләре килә. Алар өчен яңа йортлар салына. Ун елдан соң ферма таркалса да, килгән кешеләр биредә яшәп калалар. Хәзерге вакытта авылдагы төрле милләт кешеләре Алан керәшеннәренең Ләкедәге әби-бабайларыннан ук сакланган йолаларын ихтирам итеп, Рождество, Олы көн, Питрау кайтуларны бергәләп бәйрәм итеп, тату гаиләдәй яши.
Роза МУСИНА.
Сарман районының Алан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев