Сагыну
Кайтып барам туган якларыма,
Эш-эш диеп вакыт үтелгән.
Сине ташлап читкә китсәм дә,
Сизелерлек көннәр үтелгән.
Юлы, суы, газы булсын диеп,
Хыялландык япь-яшь чагында.
Армый-талмый йөкләр ташый идек,
Калырбыз дип туган авылда.
Кайтып киләм туган авылыма,
Моңсуланган, тузган, каралган,
Шау-гөр килеп торган авылымнан
Караңгыга чумган моң калган.
Күкрәгемә кочып җылытырлык,...