31 январьда Айның Җиргә якынаюын, Ай тотылуны һәм тулы Айны берьюлы күзәтеп булачак
Бүген, 31 январьда, Җирнең кайбер өлешләрендә, шул исәптән Россиядә дә, Ай тотылуда сирәк күзәтелә торган күренеш шаһиты булырга мөмкинлек бар. Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 48 минуттан - 18 сәгать 11 минутка кадәр Ай тотылуны, "гаҗәеп Ай" күренешен (Айның Җиргә якынаюын) һәм тулы Айны бер үк вакытта күреп булачак.