"Подпиши близких, Подпиши родителей" акциясе дәвам итә
Матбугат чараларын берләштергән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә кызу чор.
18 июньгә кадәр газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе гөрли. Социаль челтәрләрдә исә бу уңайдан #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция киң колач җәйде.
Республикабызның танылган кешеләре: министрлар, депутатлар, телевидение "йолдызлары" әти-әниләрен, туганнарын вакытлы матбугат чараларына яздырып, эстафета таягын башкаларга күчерә. Шул рәвешле алар газета-журналларга...