Днепр, Неман, Одер һәм Эльбадан Каскаң белән сулар эчтең син...
Василий Багряшевский (Василий Федорович Тарасов) Зәй районының Югары Баграж авылында 1915 елның 21 декабрендә туган. Шагыйрь һәм прозаик. Балачактан ук шигърияткә гашыйк була, каләмен яшьтән үк чарлый башлый.
1939 елда, ул чактагы керәшен шагыйрьләре һәм язучыларыннан бердәнбер булып, Василий Багряшевский псевдонимы белән "Без бәхетле" исемле шигырьләр җыентыгы һәм "Көмеш язулы...