Алабугада – Егор Уткин истәлегенә багышланган конференция
23 мартта Республика керәшен оешмасының Алабуга бүлеге Алабуга шәһәренең 8 нче номерлы мәктәбендә "Керәшен мәдәнияте һәм тарихы: үткәне һәм бүгенгесе" дигән темага шагыйрь Егор Уткин истәлегенә багышланган конференция үткәрә. Анда И.И. Трофимовның "О себе, о жизни, о кряшенах" китабының презентациясе дә булыр дип көтелә. Конференциягә Республика керәшен оешмасыннан, оешманың район...