Максимовлардан рецептлар
Каймакта пешкән чуртан
Чуртан балыгын, бигрәк тә зурларын, кыздыргач, коры була, дип, күпләр өнәми. Әмма юкка. Күп итеп суган турап, каймакта томалап пешерсәң, чуртан балыгы ашап туймаслык тәмле була.
Скумбрия салаты
Әлеге салатны ясау өчен, ике кисәк ысланган скумбрия, 23 бәрәңге, 2 тозлы кыяр, 4 аш кашыгы яшел борчак, 1...