18 март 2014 яңалыклары
-
“1 апрель – көлке көне”
Газета укучыларыбыз өчен конкурс Шаяртырга, алдашырга һәм алданырга яратучы газета укучыларыбыз игътибарына! 1 апрель - көлке көне уңаеннан кечкенә генә конкурс игълан итәбез. Катнашырга теләсәгез, якыннарыгыз, дусларыгыз, үзегез белән булган кызыклы хәлләрне, истәлекләрне tuganaylar@yandex.ru адресына язып җибәрегез. Иң кызыклы дип табылган язма газетабызның киләсе санында урын алачак. Актив катнашуыгызны көтеп...
-
Күктән иңгән билгеләр
Җир йөзендәге һәр адәм баласының юлы бер: үткәннән киләчәккә. Без шушы ике ноктаны тоташтыручы ниндидер бер үткәргеч функциясен башкарабыздыр кебек. Кем генә хәтер янчыгында актарынырга яратмый, яисә киләчәкнең серле пәрдәсенең бер генә читен булса да күтәреп карарга хыялланмый икән. Киләчәк үзенең серләрен кем тарафыннандыр сайлап алынган затларга гына ача шул....
-
Нигеземә кайтып егылсам...
1994 елда карендәшебез, "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) Кырымга барып, кырым татарларының фаҗигале язмышын чагылдырган "Бәддога" китабын язды. Тарихи документларга нигезләнгән бу басманы редакциябезнең китап киштәсеннән алып, карап чыктык. Тормыш инде онытыла барган тарихны актарып чыгарып, Кырым проблемасын тагын көн кадагына чыгарды. Ямаш ИГӘНӘЙ Нигеземә кайтып...
-
Кырым хәбәрләре
Соңгы вакытта Кырым, Украина турында күңелгә шом сала торган хәбәрләр генә ишетелеп тора. Без дә андагы хәлләргә битараф кала алмыйбыз. Күпме туганнарыбыз, якыннарыбыз яши ул якларда. Хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан егетләренең дә күбесе Севастопольдә хезмәт итә. Алар бүген нинди уйлар кичерә? Иртәгәсе көннең имин буласына ышаналармы? Түбәндәге хәбәрләр бу сорауларга...