8 май 2013 яңалыклары
-
Манган күкәй бәйрәме
Түбәнкамалылар, традицияләренә тугры калып, тагын сәхнәләштерелгән Олы көн бәйрәмен үткәрделәр. Быел аны Олы көн атнасының икенче көненә - 6 майга билгеләгәннәр. Эш көне булгач, тамашачы җыелырмы икән, дигән шикләнү белән бардык. Юкка борчылганбыз, Халыклар дуслыгы йортының концертлар залы халык белән шыгрым тулы иде.
-
68 нче Җиңү язы
1418 көнгә сузылган канлы сугыш ул чордагылар өчен гомергә дә бетмәстәй тоелгандыр. Фронт юллары ут, кан, үлем белән тулы булып, сугышчылар күңелендә соңгы сулышка хәтле көрәшү теләге булса, тылдагы тормышны хәерчелек, күз яше, кайгы-хәсрәт каплап киткән чор бит ул.
-
Алар өчен үлем юк җирдә
Педагог-фронтовик әтиемнең якты истәлегенә багышлыйм
-
Ул бит икенче Җәлил
Бөек Җиңү көне ерагайган саен, аның геройлары һаман якыная. Алар турында мәгълүматлар күбәя, яңа исемнәр ачыла. Ә хәбәрсез югалганнарның саны, киресенчә, әзәя бара. "Сатлыкҗан" ярлыгы тагылган солдатларыбызның, чынында, герой булулары турында документлар табыла. 70 елдан соң булса да, андыйларның исемнәре акланып, якыннарына тиешле бүләкләре тапшырыла. Чистай районы Югары Кондрата авылында...
-
Әле дә хәтердә
Кояшлы, матур 14 апрель иртәсе. Моннан 70 ел элек, нәкъ шушы көнне Илья Павлович Афанасьев хәрби хезмәткә чакыру кәгазе ала. Үз гомеренең җиде елын халкының якты киләчәге, тынычлыгы өчен көрәшкә багышлаган көннәрне ветеран бүген янә хәтерендә яңартты.
-
Сугыш шомы һаман китми
И, әтиләр Күпме толлар, җир йөзендә Мең ятимнәр! Җаныгызны корбан иткән И, әтиләр! Беләсезме?! Сугыш шомы һаман китми, Кыл өстендә торган кебек - Еллар җитди.
-
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Бөек Ватан сугышында катнашып, илебезне фашист илбасарларыннан саклап калган ветераннар азайганнан-азая бара. Шундый олы хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе - Михаил Николаевич Дувалов. Тумышы белән ул Мамадыш районы Урманчы авылыннан.