Туганайлар

Татарстан

16+

Республика төбәк керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы турында

2007 елның 25 маенда – Бөтен республикадан сайланган делегатлар катнашында узган оештыру конференциясендә Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, аның Уставы кабул ителде. Оешманың җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды.

Рәсми хроника

25.05.2007 – Бөтен республикадан сайланган делегатлар катнашында узган оештыру конференциясендә республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, аның Уставы кабул ителде. Оешманың җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды;

27.09.2007 – Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең 3110нчы карары нигезендә, Казан шәһәренең М.Худяков урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан малайлар өчен музыка мәктәбе бинасы республика керәшен иҗтимагый оешмасына – культура һәм сәнгать үзәге булдыру өчен бирелде;

08.12.2007 – республика керәшен оешмасы яңа төзелгән Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керде;

2007 – Татарстан халыклары Ассамблеясе төзелү уңаеннан, Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау бәйрәме, республиканың милли бәйрәмнәре исемлегенә кертелеп, “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале” дигән статус алды;

11.02.2008 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 73нче карары нигезендә, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле төзелде;

2008, январь — Республика керәшен оешмасы керәшен җыруларын яшь башкаручыларның “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” дип аталган фестивален оештырып җибәрде. Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә беренче фестиваль узды;

04.12.2009 – Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең I форумы узды. Анда республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге төзелде;

14.06.2011 – Казан шәһәрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының II отчет-сайлау конференциясе узды.

20.04.2012 – Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең II форумы узды;

15.08.2012 – Яшел Үзән районының Ильинка авылы янында керәшен балалары өчен “Айбагыр” этнолагереның беренче сменасы узды;

06.06.2014 – Казан шәһәрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының III отчет-сайлау конференциясе узды.

05.12.2014 – Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең III фрумы узды;

23. 12.2015 – Яңа Законны керәшен-чиркәү теленә күчерүгә 10 ел тулу уңаеннан, “Переводы Священного Писания и православной литературы для кряшен: история и современность” дигән темага фәнни-практик конференция узды;

11.03.2016 – Казан шәһәрендә керәшен яшьләре лидерлары слеты узды;

10.09.2016 – Свияжск утрау-шәһәрчегендә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек бакчасы” (Вербицы сад) – Бөтенроссия православ культура фестивале узды.

27.05.2017 – Казан шәһәрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының IV отчет-сайлау конференциясе узды.

12-15.04.2018 – Казан шәһәрендә керәшен яшьләренең IV форумы узды;

2019 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 773нче карары нигезенд,ә Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк эшли башлады.

24.12.2020 – Казан шәһәрендә республика керәшен иҗтимагый оешмасының V отчет-сайлау конференциясе узды.

3.06.2024 – Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясендә республикабыз шәһәр һәм районнарыннан 153 делегат катнашты.

Яңа Устав кабул ителде. Аның нигезендә, хәзер оешманың рәсми исеме түбәндәгечә була: Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы. Юридик адресы: Казан шәһәре, М.Худяков урамы, 11нче йорт (Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк бинасы).