Туганайлар

Татарстан

16+

Оешма турында

Оешма турында
  • Тасвирлама:

    2007 елның 25 маенда – Бөтен республикадан сайланган делегатлар катнашында узган оештыру конференциясендә Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы төзелеп, аның Уставы кабул ителде. Оешманың җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды.

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Казан шәһәре, М.Худяков урамы, 11 йорт

Оешманың бурычлары: – фольклорны, хуҗалык-көнкүреш торышын, традицион йолаларны һәм йола-гадәтләрне, гамәли сәнгатьне, халык һөнәрләрен һәм сәнгать һөнәрләрен торгызу, саклап калу һәм үстерү; – керәшен халык мәдәниятенең матди һәм рухи традицияләренә ия һәм аларны таратучы гражданнарның иҗат эшчәнлегенә ярдәм итү; – керәшеннәр тарихына объектив якын килүне формалаштыру; – үсеп килүче буынны үз этник тарихы үрнәгендә, мәдәни-тарихи традицияләр һәм рухи-әхлакый нормалар рухында тәрбияләү; – төрле милләт, төрле дин һәм төрле карашлы кешеләр арасындагы татулыкны ныгыту; – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә, мәгълүмати тәэмин итүгә ярдәм итү. Оешма эшчәнлеге: – бәйрәмнәр, фестивальләр, гаилә-көнкүреш йолалары, концертлар оештыру һәм уздыру; – иҗат коллективларын, учреждениеләрдә мәдәният һәм мәгариф бүлекләрен төзүдә катнашу; – талантлы һәм сәләтле шәхесләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, этномәдәни хәрәкәткә тарту; – музейлар, китапханәләр, газета редакцияләре, радио, телевидение, киностудияләр белән хезмәттәшлек итү; – мәгълүмати, методик, уку һәм белешмә әдәбият, аудио-видео продукция бастырып чыгару һәм гамәлгә ашыру; – тарихи, мәдәни һәм табигый әһәмияткә ия объектларны, территорияләрне саклап калуда катнашу; – халыклар арасында тынычлык, дуслык, тигез хокуклылык һәм татулыкны ныгытуга, этник һәм дини конфликтларны булдырмауга юнәлдерелгән чаралар оештыру һәм үткәрү; – фәнни-тикшеренү эшләре, фәнни-методик һәм агарту эшчәнлеге; конференцияләр, семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр, дискуссияләр уздыру; – үз хокукларыңны һәм законлы мәнфәгатьләреңне яклау; – Россиянең башка регионнарындагы, якын һәм ерак чит илләрдәге керәшен оешмалары белән элемтәдә тору; – үз компетенциясе чикләрендә, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, милли, иҗади, фәнни, халыкара оешмалар, предприятиеләр, башка юридик һәм физик затлар белән үзара хезмәттәшлек итү.