Республика төбәк керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге
Республика керәшен оешмасының җитәкчесе- Иван Егоров; керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе - Людмила Белоусова.
-
Егоров Иван Михайлович
1961 елның 21 январенда ТАССРның Мамадыш районы, Җөри авылында туа. “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Әфганстан Республикасы һәм Төньяк Кавказ төбәгендә барган хәрби хәрәкәт ветераннары мәсьәләләре буенча координацион Совет председателе, Татарстан Республикасының автомотоспорт, самбо федерацияләре Президенты. 2007 елдан – республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Иван Михайлович дәүләтнең күп бүләкләренә ия. Ул – Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгәндә аңа нибары 20 яшь була. Иван Егоров “Казанның 1000 еллыгы” медале (2005 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” ордены (2006 ел), “Россиянең агропромышленность комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен” алтын медале (2008 ел), II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медаль ордены, ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшләнлеге өчен – Россия Президентының Рәхмәт хаты (2009 ел), Россия Эчке эшләр министрлыгының “Тугрылык өчен” билгесе (2009 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2011), III дәрәҗә Серафим Саровский ордены (2016), “Дуслык” ордены (2020), Казан Изге Ана иконасының II дәрәҗә епархиаль медале (2020) белән бүләкләнгән.
Вазифа: Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
Туган көне: 21 гыйнвар 1961 г.
Телефон: - +7 (843) 511-45-45
Электрон почта: abh@abh.ru
Адресы: Казан шәһәре, Короленко ур., 58а йорты
-
Белоусова Людмила Даниловна
ТАССРның Сарман районы, Түбән Чыршылы авылында туа. Белеме: Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын, Казан дәүләт мәдәният институтын мәдәни-агарту эшен оештыручы-методист белгечлеге буенча һәм Казан дәүләт педагогия университетының татар теле факультетын тәмамлый. Эш урыннары: 1980-1985 елларда Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенең Зәй шәһәр комитетында эшли 1998 елдан эшчәнлеге журналистика белән тыгыз бәйләнгән: “Керәшен сүзе” газетасының икенче баш мөхәррире булып эшли (Чаллы шәһәре), “Шанс” газетасының баш редакторы урынбасары (Мәскәү шәһәре), “Закамье” сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат үзәге җитәкчесе (Чаллы шәһәре), “Татарский мир” газетасының Татарстан Республикасы буенча үз хәбәрчесе (Мәскәү шәһәре). 2007-2018 елларда керәшеннәрнең “Туганайлар” мәдәни-агарту газетасын җитәкли. 2007 елдан – Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе. 2008 елдан – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы члены. 2019 елдан – Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры. Дәүләт бүләкләре: 2010 ел – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале; 2010 ел – Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты; 2015 ел – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы; 2013, 2015 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты; 2015 ел – Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. 2022 ел – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале.
Вазифа: Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе
Туган көне: 04 апрель 1960 г.
Телефон: - +7 (843) 293-16-28
Электрон почта: ook-rt@mail.ru
Адресы: Казан шәһәре, Михаил Худяков урамы, 11нче йорт