Туганайлар

Татарстан

16+
Белоусова Людмила Даниловна

Белоусова Людмила Даниловна

  • Вазифа:

    Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе

  • ТАССРның Сарман районы, Түбән Чыршылы авылында туа. Белеме: Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын, Казан дәүләт мәдәният институтын мәдәни-агарту эшен оештыручы-методист белгечлеге буенча һәм Казан дәүләт педагогия университетының татар теле факультетын тәмамлый. Эш урыннары: 1980-1985 елларда Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенең Зәй шәһәр комитетында эшли 1998 елдан эшчәнлеге журналистика белән тыгыз бәйләнгән: “Керәшен сүзе” газетасының икенче баш мөхәррире булып эшли (Чаллы шәһәре), “Шанс” газетасының баш редакторы урынбасары (Мәскәү шәһәре), “Закамье” сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат үзәге җитәкчесе (Чаллы шәһәре), “Татарский мир” газетасының Татарстан Республикасы буенча үз хәбәрчесе (Мәскәү шәһәре). 2007-2018 елларда керәшеннәрнең “Туганайлар” мәдәни-агарту газетасын җитәкли. 2007 елдан – Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе. 2008 елдан – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы члены. 2019 елдан – Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры. Дәүләт бүләкләре: 2010 ел – “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале; 2010 ел – Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты; 2015 ел – “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау грамотасы; 2013, 2015 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты; 2015 ел – Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. 2022 ел – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале.