Сәрдә, Илтән Бута, Мәлкән думбырачылары
Милли уен кораллары хакында
Думбырада башкару традицияләре керәшеннәрнең барлык этнографик төркемнәренә дә билгеле булган. 1991 елның март аенда Казаннан ерак түгел, Мишә суы буенда урнашкан Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында булырга туры килде. Бу якның өлкәннәре сугышка кадәрге авылның традицион музыкаль көнкүреше турында яхшы хәтерлиләр. Авыл картлары ул заманнарда кышкы Нардуган, язгы Шыйлык һәм башка йола, бәйрәмнәре уздырганда, төрле уен коралларында уйнаучылар турында искә төшерделәр.
Авылның талантлы уенчылары арасында думбырада һәм кубызда (скрипка төрендә) оста уйнаучы Мухин Петр, Вараксин Алексей, Никитин Николай, Волков Пётр исемнәре бар. Бу авылда думбыра ясаучы Дементьев Александр Григорьевич (1923 елда туган) исеме таралган агач остасы Дементьев Тимофей Ивановичның (1912 елда туган) думбыралар ясаганын күреп торганы булган. Ул ясаган думбыралар бик югары бәяләнгән. Өчпочмаклы думбыраларның корпусларын ул махсус бөккән өрәңге такталарын җыеп ябыштырган.
Әлмәт районы Илтән Бута авылы да җырчыларга, төрле уен коралларында уйнаучыларга бай. Авыл халкы аларны яхшы хәтерли.
Бәләнт Унушка (Балантаев Анисим, 1898 – 1949) – бик һөнәрле кеше булган, матур итеп сырлап, каба ясаган, тәгәрмәчләр бөккән, тирә-як авылларга заказ буенча думбыралар ясап саткан, үзе дә оста думбырачы булган. Аның уллары Бәчелей (1925), Иван (1926), Симун (1929) шулай ук оста думбырачы булалар. Унушка дәдәй ике төрле думбыра ясау серен белгән. Яңа заман думбырасы рус балалайкасына ошаган булып, өч тимер кыллы итеп ясалган. Борынгы керәшен думбырасы исә сарык эчәгечсеннән эшләнгән ике кыллы гына булган. Яңа төрле думбыралар монда монда сугыш алдыннан гына күренә башлаган. Тимер кылларны исә, керәз рамнарына тарттыру өчен колхозларга махсус җибәрелгән тимерчыбыклардан ясаганнар. Ике кыллы иске керәшен думбырасы озынрак саплы яссы түгәрәк яисә көрәксыман гәүдәле булган.
Көтүче Метрей (Лукьянов Дмитрий, 1915 - 1968) - гомер буе көтү көткән кеше. Ансыз туйлар узмаган, искитмәле матур җырлаган, җырларын да үзе чыгарган. Яшьрәк чагында матур итеп думбыра да чирткән. Ул хәтта иртән көтү җыю эшен дә җырлап башлаган.
Җәрми Бәчелей (Ермолаев Василий, 1929 - 1995) - гармуннар төзәткән, думбыралар ясаган, үзе гармунда, думбырада уйный белгән. Шунысы игътибарга лаек: гармунны бу якларда күп очракта әргән диләр. Укучыларның исенә төшерик, гармун татарларда ХIХ йөз уртасында тарала башлаган, дигән караш бар. Әргән дигән төшенчә исә гармунга кадәр йөз илле ел алдан, ягъни XVIII гасыр башында ук, Европадан безнең якларда үтеп кергән алынма булса кирәк һәм ул, башлыча, кулда булган кечкенә фисгармонияне тәшкил иткән.
Җанай Татый (Янайкина Татьяна, 1933 елда туган) - авылда һәм тирә-якларда үзен оста думбырачы буларак таныткан. Төрле такмак һәм җыр көйләреннән тыш, махсус думбырада гына башкарыла торган көйләр, маршлар уйнаган, шулар арасында «Казанны җау алган көй» тыңлаучыларга бигрәк тә ошаган. Татый тути чын мәгънәсендә борынгы татар думбыра сәнгатенең хатын-кызлар уен традицияләрен дәвам итүче булган. Авылда думбырада уйнаган хатын-кызлардан узенең осталыгы белән Бәләнт Аннасы да (Балантаева Анна, 1921 елда туган) таныла.
Мәлкәндә көтүче Ынтун иң оста думбырачы булган.
Минзәлә районы Мәлкән авылының музыкаль көнкүрешендә сугышка кадәрге елларда думбыра исемле кыллы уен коралы кулланганлыгы турында авыл көтүчесе Артемьев Макар Андреевич (1926 елда туган) сөйләде. Бала чагында ул думбыра ясаучыларны һәм думбырачыларның уйнауларын күзәтергә бик ярата торган булган. Үзе дә бераз думбыра уйнарга өйрәнгән. Макар дәдәй сүзләренчә, ул заман думбырасы балалайкага якын булып, корпусы гына түгәрәк булган. Бу турыда ул: “Урысларда өчпочмак булган, безгә исә түгәрәк кыса җайлырак иде”, ди.
Мондый думбыраның дүрт кылы да тимердән булган. Коралның грифы озынлыгы чама белән 40 см, түгәрәксыман корпусның озынлык үлчәме 20 см. Бу төрле думбыраны Макар дәдәй “саплы иләк” дип атый.
Макар дәдәйнең исендә калган буенча, мондый думбырада уйнаучылар арасында иң остасы аның авылдашы Ынтун исемле Мәлкән авылы көтүчесе булган. “Ынтун ул моңлы кеше, курайчы, яхшы көтүче иде”, - ди ул. Безнең үтенеч буенча, М.Артемьев сугыш алдыннан Мәлкән авылында уйнала торган думбыраның сурәтен дә сызып күрсәтте.
М.Артемьев әйтүенчә, мондый коралда уйнаган кешеләр арасында Минзәлә дәүләт театры актёры һәм музыканты Мөхит Кичүбаев та була. Билгеле ки, М.Кичүбаев итальян мандолинасында виртуоз башкаручы буларак дан казанган кеше. Бу чагыштыру Мәлкән авылының сугыш алды музыкаль көнкүрешендә кулланылган халык думбырасының хосусиятләрен, конструктив үзенчәлекләрен сизелерлек итеп ачып бирә. Димәк, М.Артемьев думбыра атамасы аркылы грушасыман классик мандолинаның фольклорлашкан вариантын исәптә тоткан булып чыга.
Макар дәдәйнең әлеге думбыра турында телдән сөйләнгән тасвирламалары һәм сызган схема сурәтендәге детальләрнең үзенчәлекләренә нигезләнеп, бу коралның иске татар думбырасы белән дә, рус балалайкасы белән дә табигый генетик бәйләнеш булган, дип раслау дөреслеккә туры килмәс иде. Бу очракта иске татар думбырасы белән һәм XX йөз башыннан алып татарлар арасында бик популяр булган мандолина арасындагы кушылыш процесслары турында сөйләшү урынлы булыр иде.
Бу очрак халык сәнгатендә яңа кергән мандолинаның чиртеп уйнала торган иске керәшен думбырасын алмаштыруы, “думбыра” атамасының халык күңелендә нык тамырлы булуы белән кызыклы. Макар дәдәй Артемьевның хәтерендә калган материаллар борынгы думбыра сәнгатен өйрәнү өчен типик булмады, әмма алар 30-50 елларга хас керәшен һәм гомум-татар мәдәнияте үсешендәге реаль процессларның күпкырлы булганлыгын чагылдыра.
Нет комментариев