Белемнек чишмясе кайсы жакта?
Киҥяш газиты, №18, 12 май 1927 жыл
Киҥяшнен 8-нче нумерында жазылган Марфугин ӓм Камский иптяшлярнен статьялары хакында бер-ике сюз ӓйтясем киля. Иҥ элек латин жазыуына кючеӱне алыйык. Кряшенняр ӧчӧн латин жызыуына кючеӱ тӧгӧл, татар жазыуына кючеӱ дя пайдасыз – татар жазыуына кючеӱ белян кряшеннярнен аҥ-белеме алга китеӱе кюренмей. Кряшен балаларын иҥ баштан татар жазыуына ӧйрятя башласаҥ – эшне артыннан башлау була: безнен балаларыбыз урыс жазыуын ӧйрянмягяч – багытны бушка ӱткяреӱ геня була. Безнен илебездя иҥ оло тел – урыс теле, шулай булгач безгя урыс телен ӧйрянеӱ бик киряк, бигеряк тя ир кешегя ӓлля кайларга чыгыб жӧрӧргя туры киля.
Шунын ӧчӧр дя кряшен балаларын кряшен буквалары белян кюзлярен ача башлаб – аннары урысчага кючя башларга киряк. Кряшен букваларын ӧйрянгяч, – урысчага ӧйрянеӱ бик асат була. Инде татарча да ӧйрятеӱ киряк дигян багытта, – татар жазыуыннан бер урок бирергя жарый.
Шушылай безгя гелюк латин жазыуына кючсяк, Латвиягя барыб пайда кюря алмабыз, шулай ук жӧрӧй торган жулны ташлаб, жакты жулга бик кисяк чыгыб булмас, ӧйнен тюбясеня бачкычсыз менеб булмый шул.
Кюб иптяшляр кряшеннярнен татардан чукынганнарын кюрсятеб жазалар. Шулай да кряшенняр хакында историядя дӧрӧс кеня кюрсятеб жазган нястя жук. Кряшеннярнен тӧб чыгыулары татардан булса да – бар кряшенняр дя татардан булмаган, диб, уйларга жай бар. Анын ӧчӧн меня шушы нястялярне алыйык: «Май бяйряме» урыс халыгы чукынгынчук, ул язычник чактук башланган бяйрям. Шулай булса да, урыс халкы «Май бяйрямен» бу кӧнгя чаклы ташламаган. Шулай ук кряшенняр дя: Минзяля кантуны кряшенняре гел, татарлар пурмысында – катыннары мялянчек тя бяйлямей (иске жолалар бигеряк тя катын-кызлар арасында жяшяӱчян булалар, алар искегя ныгырак ышанучан). Меня, катыннары мялянчек бяйлей торган кряшенняр кайдан килеб чыккан? Бу эш татарларда жук, урыслар кӧчлягян дейер эйек, урысларда да бу жола жук. Шулай ук ӱлелярне тярбияляӱ дя язычниклар жоласына туры киля. Меня мыннан – безнен ата-бабаларыбыз тӧрлӧ халыктан жыйылган дейергя туры киля. Чирмештян дя, чыуаштан да, камский болгарлардан да. Меня бу халыклар урысларга хатле татарлар кулы астында торганнар диб ӓйтеб була – шулай булса, кайсылары ӱз теллярен онотоб татар теленя ӧйрянгяннярдер, кайсыларынын ауылларын татарлар басыб, кӧчляб татарчага ӧйряткяннярдер. Меня бу жыйынтыкны чукындырыу Иван Грозныйга бигеряк асат булгандыр.
Тагын да шул катын-кызларны алыб карыйык: Татардан чукынган кряшен катыннары бик денне булалар. Жя татар, жя урыс иманына бӧтӧнняй биреляляр, ӓммя андый кряшенняр падша заманындук кире татарга кайтыб беттеляр бит. Äммя хазер безнен тирядя калган кряшенняр татар белян катышырлык тӧгӧл, денчелек чуты белян дя, жола-гадят белян дя. Меня бу денчелек ауыл арасында бик зур кюремсезлек тыудыра, ӓлегя чаклы без урыслар арасына керсяк «чувашин» дейляр, татар арасына керсяк «сасы кряшен» дейляр. Инде без бялякяй геня халык булсак та, «кряшен» дигян исемебезне жуймыйык.
Казер иптяш Камскийга да бер-ике сюз ӓйтейем: Ул балаларны татар жазыуына ӧйрятеӱнен пайдалы жакларын кюрсятеб жаза. Ул ӓйтя: балалар ӱсеб житкяч бар да зур шкулларга керя алмыйлар, кюбчелек ауылда иген игя, крестьян була, дей. Алар калага китеб укысалар, телгя дя, жазыуга да ӧйрянерляр эйе, шуннан суҥ жортта торсалар да жиҥелеряк булыр ыйы. Äммя калада бар да укый алмый, шулай булгач, ауылда укыу белян геня калыучыга, жугары кюрсяткян укыулар киряк булыб чыга, безнен илдя илдя иҥ зур тел – урыс теле булгач, – ӧйрянергя туры киля. Ӧйрянмясяҥ, ауылдан ӧч чакрым ары чыксаҥ, укый белгян кӧйӧ, укыу белгян кеше эзляргя туры киля. Ана теленнян башка – икенче теллярне дя белергя киряк була шул.
Панфил Долгов
Савалей ауылы, Чаллы кантоны
Нет комментариев