Бала чакта Исус Христос гӧл ӱстергян
Бу мясялдя кешеляр ӧчӧн ӱз-ӱзеҥне корманга китереӱ ӓм кичереӱ темасы жаҥгырый. Христос гӧлляр ӱстеря – калыкка белемнек ӓм ӧмӧт биря. Ӱзен корманга китерә, башкаларны жаҥа тормошка бяхиллей. Башкаларга гӧл, ӱзеня чянечке.
Бала чакта Иисус Христос Бакчада гӧлляр ӱстергян;
«Гӧлляр ӱсеб житкяннян суҥ, Гӧл ӱремем булыр», – дигян.
Гӧлляр матур чячяк аткач, Балаларны Ул чакырган;
Алар беряр чячяк алгач, Гӧл бакчасы бушаб калган.
«Ӱзеҥә нейдян ӱрерсеҥ? Бакчада гӧлляр калмады!»
«Оноткансыз, – дигян Иисус – Чянечкеляр миҥа калды».
Анын ӧчӧн баш ӱремен Чянечкелярдян ӱрделяр;
Гӧл кеүек кан тамчылары Анын башын бизяделяр.
Видеода: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оешкан "Тумар" ансамбле
Нет комментариев