Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Җураган җуш килә

Чаллы халкы менә инде 21нче тапкыр Нардуган бәйрәмен үткәрә. Көн дә буранлап тора, Нардуган күрергә Концертлар залына кеше җыелырмы, чакырган кунаклары килерме, дигән "кортлы" уйлар белән шомланып кына тамаша карарга киттек. Ишектән бертуктаусыз агылучы халыкны күргәч кенә, эчкә бераз җылы керде. Суык, буран дип тормаганнар, яраткан бәйрәмнәренә күрше-күлән, туган-тумача, бергә...

Җырлап та куйдылар соң

Чаллы керәшен җәмгыяте өчен инде узып киткән 2012нче - Аждаһа елы да вакыйгаларга бай булды. Җәмгыять төзелүнең, "Карендәшләр" ансамбленең, Нардуган бәйрәме үткәрелә башлауның 20 еллыклары тантаналы төстә, зурлап уздырылды. "Керәшеннәр җыру әйтә" дигән Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале инде икенче тапкыр Чаллы җирлеген-дә оештырылды. Җәмгыять җитәкчесе Виталий Агапов бу чараларны үткәрүдә ярдәм иткән кешеләр исеменә рәхмәт әйтеп, шундыйларның берсе - "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Райчка Ипеевага истәлекле медаль тапшырды. "Карендәшләр" солисты Галина Комиссарова да гомер бәйрәме - 55 еллык юбилее уңаеннан кыйммәтле бүләк алды. "Керәшен җыру әйтә" фестивале җиңүчесе Әлмәт районы Кәләй авылы кызы Валентина Брагина-Исламова аларга матур җырларын бүләк итте. Ә инде ире - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илфат Исламов белән дуэт итеп башкарган "Бер алманы бишкә бүләек", дигән җырлары Нардуганга килүчеләргә зур күчтәнәч булды.

Зәй шәһәреннән Әлфия Вә-лиуллина җитәкләгән "Азаль" балалар ансамбле дә искитәрлек чыгыш ясады. Өсләрендәге күлмәкләре матур, үзләре тагын да матуррак. Моны күргәч, Зәй районы культура бүлегендә киләчәк турында җитәрлек кайгырталар икән, дигән сөенечле уйлар баштан үтте. Тукай районы Җәйләү авылыннан Сәлә Питеренең тугыз яшьлек оныгы - Надежда Захарованың чегән кызы биюе, "Олимпийский" спорт мәктәбе гимнастларының чыгышы да Чаллыда яшь талантларның күп булып үсеп килүен күрсәтте.

Алабугадан Нина Елизарова, Карабаян, Субаш, Тәмте якларын искә төшереп, шул төбәкнең көен башкарды. Шәп җырлый Нина. Юкка гына "Керәшен җыру әйтә" фестивалендә жюри комиссиясе аңа икенче урынны бирмәгәндер.

Нардуган бәйрәменә җыелган халыкны бу көнне тагын бер коллектив сөендерде - ул Зәй районы Сарсаз-Баграж җегетләреннән торган "Туганайлар" ансамбле. Алар башта "Баграж буйкайлары" көен, аннан "Алма-Атаның алмасы"н башкардылар. Сәхнәдән чыгармыйча, сорап, тагын җырлаттылар. Булдырдылар сарсазлылар! Виталий Агапов барган-йөргән җирләрендә вакытны бушка уздырмый - халык арасындагы "самородок"ларны барлап, тикшереп кайта да, кирәкле моментта аларны бик оста иттереп кенә сәхнәгә чыгарып куя. Аның бу сыйфатына сок-ланырга һәм сөенергә генә кала. Нардуган сәхнәсе хуҗасының тагын бер үнәренә тукталып китми булмый. Бәйрәмне алып баручы Райчка Ипеева, ә хәзер "АВВ" триосын каршы алыгыз, дигәч, кем чыгар икән, дип утырган халык каршына, ике улын ияртеп, шул ук Агапов чыгып басты. Виктор - баянда, Владислав - балалайкада, әтиләре тальянда уйнап, төпчек Агапов:

- Уйнап-көлеп җөрик әле,

Торсыннар безгә карап, - дип җыр сузды. Моны - Агаповлар семьясы сәнгать дөньясындагы бер баскычның чираттагы басмасына күтәрелде, дип бәяләргә буладыр.

"Карендәшләр" ансамбле җырчыларын да, "Моңлы Чаллы " җыр театры артистларын да халык бик яратып тыңлады.

Тәбикмәкләре уңды

Концерт - җыры белән, Нардуган - җураулары, сынау-күрәзәләре белән истә кала. Монда инде алып баручылар экстрасенс Чумак, Кашпировскийлардан калышмадылар. Шушы Нардуган сәхнәсендә барган җурау, ничектер, җуш килә бит ул. Моны үзем күргәннән, үзем күзәткәннән чыгып язам.

Узган елгы Нардуган вакытында Мәләкәстә яшәүче ут-күршебез Михаил Гавриловның улы Эдик шушы сәхнәгә чыкты. Кызык өчен генә, янәсе. Конкурста шампан шешәсе туры килде моңа. Райчка Дмитриевна: "Болай булгач, быел өйләнәсең, җегет, акчаңны җыя башла, туй көтә сине", - дип, артыннан такмаклап калды. Ул чакта Эдик кул гына селтәгән иде. Көзгә кергәч, ни күрәм - килен төшергәннәр болар. Менә шулай - ышанмас җирдән ышанырсың.

Бусы - узган елгы җурау иде. Быелгы Нардуганда да язмышларын сынарга теләүчеләр шактый булды. Кияүгә чыгарга уйлаучылар булачак ирләренең исемнәрен белеп кенә калмадылар, ә төс-кыяфәте нинди булачагын да көзгедән карап күреп төштеләр.

Иң "заветный" теләк-ләренең тормышка ашамы-юкмы икәнен белергә менгән җегетләргә бәхет төрлечә елмайды. Тукай районы Куян авылыннан килгән Василий быел өй салырга ниятләгән. Туганнары, дуслары ярдәме белән, өйне төзеп чыгачаклар - күрәзә шуны әйтте. Ә менә Куаклы егете Василийның бәхетле булыйм, дигән теләге барып чыкмаска ошаган. "Моңа күңелне төшерергә ярамый, быел бәхет елмаймаса, киләсе елда елмаер", - дип, "төп күрәзәчеләр" юатып калдылар үзен. Зичәбаш авылы егетен быел туй көтә икән. Бу хәбәрне чынга алмый торган егет, Райчка Дмитриевна сүзләреннән соң, өйләнәсенә тәмам ышанып төште сәхнәдән. Менә шундый ул Нардуган җураулары!

Нинди генә кызыклар булмасын, бәйрәмнең иң шәп өлеше - соңыннан, Нардуган тәбикмәге пе-шергәндә күренә. Быел да шулай булды. Яулык, алъяпкыч бәйли алмыйча нык кына азаплансалар да, тәбикмәкләре бик тәмле килеп чыкты егетләрнең. Мондагысын авыз итеп караган кеше, өенә кайтып, ул кичне тәбикмәк пешерми калмагандыр. Мин үзем дә кайту белән шул эшкә тотындым. Тәме, нигәдер, теге җегетләр пешергәннән кайтышрак булды... Нишлисең, Нардуган сәхнәсендә пеш-мәгән бит ул, өй шартларында пешкән.

Түгәрәкләп

Язма ахырында, бәйрәмнәребезгә бәйләп, берничә фикер әйтәсем килә. Кемнәрдер диванга берегеп, телевизордан тузга язмаган әйберләр карап утырганда, халкыбызның матур йолаларына нигезләнгән шушындый бәйрәмнәрне оештырып үткәрүчеләргә, аны карарга килүчеләргә рәхмәттән башка ни дисең?

Залга килгән халык-ның яртысы керәшен булса, яртысы - аларның бәйрәмен яратып килгән башка халыклар. "Менә безнең йолаларыбыз нинди", дип, кызыксыну уята алганбыз икән - бу бик шәп дигән сүз. Алар тегенди, алар мондый, дип чәйнәнеп йөргәнче, үзеңнең матур якларыңны, нәрсәгә сәләтле булуың-ны сәнгать телендә әйтеп бирүгә ни җитә?

Нардуган сәхнәсендә никадәр талантлы балалар күренде. Залның аларны яратып кабул итүе, күтәреп алуы үзләренең дә күңелләренә рәхәтлек биргәндер. Башкарган эш-ләренең кирәклеген аң-лаганнардыр. Бу - аларга алга таба үсү өчен стимул да булып тора.

Быел Чаллыда Нардуган егерме беренче тапкыр узды, дидек. Алла бирса, егерме икенчесе дә, егерме өченчесе дә, тагын әллә ничәнчеләре уздырылыр. Күңелләр генә, берүк, коргаксымасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр нардуган