Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Роза Галкина: Пасхада ылыс ботакларын, конфет кагәзьләреннән ясалган чәчәкләр белән бизәп, тәре алдына куябыз

Мамадыш шәһәреннән булган карендәшебез Роза Галкина Олы көнне ни өчен яратуын һәм гаилә йолалары белән бүлеште.

Керәшен халкының бәйрәмнәре бик күп. Алар бар да үзенчәлекле, һәрверсенең үз йоласы, төсе. Минем өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул – Олы көн. Бу бәйрәмдә без гаилә белән җыелабыз, балалар белән өстәл тирәли күкәй буярга утырабыз. Мама тәмле ризыкларын: көлчә, кабартма, пәрәмәч, дурычмакларын пешерә. Иртән кайнар тәбикмәк пешерү өчен камыр кабартырга куя. Ә безнең өстә – төрле төстәге матур итеп буялган бәйрәм күкәйләре. Балалар да ярыша-ярыша күкәй буярга керешә, кемнеке матур һәм күберәк буяла. Кичтән барыбыз бергә табын тутырып тәм-томнар белән гөрләшеп чәй эчәбез. Бик кызык һәм күңелле була ул. Мама үзенең балачагын искә алып сөйләп китә, балаларга бик кызык, әби тагын сөйлә эле, дип элек булган хәлләрен сөйләтәләр иде. Кабат инде иртәнгә кадәр тәм-томнарны эзерләп куя торган идек.


Атна-ун көн алдан, бәйрәмгә кадәр, без ел саен Бал түти, энекәшнең тормыш иптәше Людмила белән бергәләп кайтабыз да өй юабыз, урын җирен, мендәрләрне кагып җилләтеп кертәбез. Яңадан юылган тәрәзә пәрдәләрен, чаршауларны үтүкләп, өйне киендерәбез.
Пасха көнне урманга менеп, чыршы ботаклары алып кайтабыз да, ишек төпләренә салабыз. Өйдә чиста, хуш исләр тарала. Күңелдә барлык авыр хисләр юкка чыгып, суларга җиңел булып китә. Күңелләрдә рәхәтлек, җинеллек хисләре уяна. Иң рәхәт, чиста хисләр ул. Ылыс ботакларын конфет кәгазьләреннән ясалган чәчәкләр белән бизәп, тәре алдына куябыз. Бездә аның йоласы шундый.  

Бәрмәнчек атнасында бәрмәнчеккә төшәбез. Аның да үз йоласы: йоклаган кешегә әкерен генә
“Бәрмәнчеки йомырка,
Мин сукканны онытма.
Мин сукканны онытсаң –
Олы көндә бер күкәй", – дип әйтәләр. Әгәр йоклаган кеше онытса, бер күкәй бирергә тиеш була суккан кешегә.


Олы көн көнне иртүк бала-чага күкәй жыярга чыга. "Иисус Христос терелеп торган" дип һәр йортка керәләр, өлкәннәр “Чыннап терелеп торган!” дип җавап бирәләр.
Минем дә улларым күкәй җыярга чыгалар. Җыеп кайткач, узыша-узыша саныйлар. Аннан тау битенә күкәй тәгәрәтергә йөгерәләр. Кич тикәч без үзебез, өлкәннәр җыелышып, җырлы-биюләрне “Мәче” тавында дәвам итәбез. Бик күңелле уза бәйрәмнәр авылда.

Олы көн, олы булсын,
Күңелләр нурлы булсын.
Олы көндә һәр кешегә,
Ходай бәхет өләшсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев