Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Покрау җитсә, көзләр китә

Тагын Покраулар җитте. Покрау - Покров дигән сүз ул. Христос денен тотучыларны Изге Мария үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган. Шул хөрмәткә бу көн Покрау дип аталган. Хәзер инде бәйрәмнең дини эчтәлеге югалып, ул көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак билгеләп үтелә. Бу көнгә авыл халкы...

Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.

Нәкъ менә Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши. Ә инде бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия, ди.

Бәйрәм йоласын төрле җирдә төрлечә үткәрсәләр дә, керәшен яшәгән һәр йортта әле дә Покрау пиругын пешерәләр. Күрше-күлән бер-берсен пируг белән сыйлый, кунакка йөрешә. Әлмәт районы Илтән-Бута авылы түтиләре авылның престол бәйрәме буларак, бу көнне әле дә олылап үткәрәләр. Бәйрәм күренешеннән бер мизгел әлеге фотода чагылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев