Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Питрауны керәшеннәр генә түгел, башка халыклар да яхшы белә

Бу көн, элек-электән, авыл хуҗалыгы эшләре белән, төрле сынамышлар белән бәйле булган

Бәйрәм тарихы

Питрау – христиан дини календаре буенча, изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Петр һәм Павелны, Рим императоры Нерон әмере буенча, Мамертони зинданына ябып куялар. Һәм, соңыннан, икесен ике вакытта җәзалап үтерәләр.  Христиан дине бәйрәме булса да, аны безнең керәшеннәр генә түгел, татарлар да яхшы беләләр, чөнки бу көн, элек-электән, авыл хуҗалыгы эшләре белән, төрле сынамышлар белән бәйле булган. Бу бәйрәм борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылып,  җәй бәйрәме, чәчәк бәйрәме итеп тә үткәрелә.

Элгәре анда гасырлардан сакланып килгән җыру, бию, төрле уеннар,  кунак хөрмәтләү мәҗлесләренең нинди генә үрнәкләре чагылмый иде! Туганлыкны, бердәмлекне ныгытуда да өлеше зур булган бу бәйрәмгә багышлап, халык аерым көйләр дә чыгарган.

Элек, Мәләкәстә...

Питрау кайбер авылларның кунак килә торган җәйге бәйрәме иде ул. Мәләкәс авылы бәйрәменә тирә-яктан егетләр, кызлар җыелып, бик күңелле бәйрәм итәләр иде. Ул күңел ачулар  яшьләрнең танышып, гомерлеккә кавышуларына да сәбәп була иде.

Искиткеч зур халык төркеменең, чирәмле урам буйлап, таң атканчы күмәкләшеп җырлап йөрүе дә истә.

Җырлый-җырлый, атлаучы ул зур төркемнең урамнан баруы ук үзенчәлекле: рәт-рәт булып атлаучы  дуслар, туганнар һәм кунаклар төркеменең иң алдагы рәте, барган көйгә, төркемнән янга чыгып, тезелеп кала. Алар артыннан барган икенче рәттәгеләр хәзер инде алгы рәт булып атлыйлар. Бераздан ул рәт тә, көйгә атлап җырлап барышлый – янга, төркемнән аерылып баскан беренче рәттәгеләр  янәшәсенә тезелә. Икенче якка да шулай чыгып тезелеп басалар. Әмма җыру бер генә минутка да тукталмый, юлны иңләп-буйлап баручылар атлауларын да ялгыштырмыйлар. Ике яклап читкә тезелгәннәре исә атлап баручылар сафын үз араларыннан уздырып бетергәч, яңадан шул саф-колоннага кушылып, иң арткы рәт булып атлыйлар.  Бу иң соңгы рәттәгеләре беренче рәткә чыкканчы  шулай дәвам итә. Алардан аз гына ара калдырып, иң арттан озата баручы төркем тальян гармуннар уйнатып, җырлаучыларга дәрт өсти.

Шул ук вакытта, берничә  капка төбендә картлар – картларча,  яшьрәкләре үзләренчә, дигәндәй, биеп, такмак әйтешәләр.

Ул чорда бәйрәм итүче халык күп булса да, исерекләр, тәртип бозучылар юк иде.

Уракка төшәр алдыннан “Питрау тәкә”ләре суеп, әнә шулай күркәм уздырылган бәйрәмдә, өй саен диярлек, янәшә-тирә һәм ерак авыллардан килгән кунаклар, дус-иш җыелыша.

Үлән ашы ашап җәшәгән авыр елларда колхоз, авыл түрәләре атка атланып, чыбыркы шартлатып, куып-таратып йөрсәләр дә, барыбер, бәйрәм үз төсен җуймады.

Рәхмәт, ул чордагы көчле рухлы, ныклы хәтерле авылдашларга!

Ул елларда арурак  киеме булмаганнар аны күрше-тирәдән алып торып булса да, бәйрәмгә чыкты.

Питрау сынамышлары

Питрау ул – җәйнең кыл уртасы. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китә, диләр.

Күренә ки, халык календаренда  Питрауга үләннәр өлгереп җитү,  печән өсте башлану буларак игътибар ителә. Махсус симертелеп, печәнгә төшкәндә суела торган яшь тәкәне “Питрау тәкәсе”  дип атау да шуңа бер мисал.

Моннан тыш, Питрау җиткәндә күп кенә кошларның үзләрен тотышларында да үзгәрешләр күзәтелә. Алар хәзер таң беленер-беленмәстә үк нәни кошчыклры өчен азык эзләп очалар, элеккечә җырлап-сайрап утырырга бөтенләй вакытлары калмый.

Сынамышлардан күренгәнчә, хәтта “бала туендыру мәшәкатеннән азат булган” күке  дә Питрауга кадәр генә кычкыра икән. Сандугачлар, тургайлар да шушы көн җиткәнче генә сайрый, диләр. Әгәр дә табигатьтәге бу кагыйдәдән тайпылыш булса, халык шуларга карап та көзнең ничек киләсен чамалап куя.

* Бытбылдык Питрау алдынан сузып кычкырса, көз озын булыр.

* Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда.

 * Питрау көнне, өйлә узгач, үләннәрнең шифасы тамырга төшә.

* Питраудан соң кошлар сайравы бетә, җәйнең яртысы үтә.

*Питраудан соң сандугачларның теле бетә, үләннәрнең тәме китә.

* Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктаса, көз тиз булыр.

* Питрау үткәч тә бер атна буе күке кычкырса, көз озак  булыр.

* Питраудан соң өч-дүрт көн  үткәч сандугач сайраса, көз Питраудан дүрт яки биш атна үткәч башланыр.

Педагог Петр Ибаев архивыннан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев