Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Нигез боткасын кайчан, нәрсә өчен пешергәннәр?

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, борынгыдан килгән ботка пешерү җоласы сакланып калган

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, борынгыдан килгән ботка пешерү җоласы сакланып калган. Яңа ɵй салганда нигез корыла. Менә шул нигезгә адарынып, нигез боткасы пешерәләр.
Элгәре нигез кɵйләгәндә, йорт торгызасы урынга почмак баганалары утырталар иде. Шул ныклап утыртылган баганаларга, ɵй бурасының беренче ниргәсен – нигезен коралар. Аскы ниргәне корганда, тәре почмагына бакыр акчалар салып калдыралар.

Нигез корылып беткәч, булачак ɵй хужасының хатыны, үзе пешергән нигез боткасын, тәре почмагына чыгарып куя. Ɵмәгә жыелган ир-атлар үзләре белгән иманнарын, теләкләрен әйтә-әйтә, нигез боткасыннан авыз итәләр иде, -дип  яза Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән Григорий Дементьев. 

Ә сездә нинди йолалар хәзерге көндә дә яшәп килә, үткәрелә?

                                                                Фото: Григорий Дементьевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев