Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

“Министрлыктан” комиссия көттеләр

Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен сәхнәгә менгезүгә 24 ел вакыт узган. Шуннан бирле бөтен Чаллы халкының иң яраткан, көтеп ала торган бәйрәме булып яши ул. Киләсе елда - 25 нче тапкыр узасы. Тагын юбилей, димәк. Чаллылыларга бәйрәм теләкләре җиткерергә сәхнәгә менгән исполком җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әлеге бәйрәмдә инде күп...

Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен сәхнәгә менгезүгә 24 ел вакыт узган. Шуннан бирле бөтен Чаллы халкының иң яраткан, көтеп ала торган бәйрәме булып яши ул. Киләсе елда - 25 нче тапкыр узасы. Тагын юбилей, димәк.

Чаллылыларга бәйрәм теләкләре җиткерергә сәхнәгә менгән исполком җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әлеге бәйрәмдә инде күп мәртәбәләр катнашуын, сценарийның да, бәйрәм барышының да һәр елны үзгәртелеп торуын билгеләп, оештыручыларның иҗади фантазиясенә соклануын әйтте. "Керәшен Бароны күп йөри, әллә кайсы якларга барып чыга. Йөргән кешенең итеге туза. Хәер, итеге генә түгел, иң мөһим әйбере - талисман-эшләпәсе дә туза. Шуны истә тотып, үзенә эшләпә бүләк итәргә булдык", - дип, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе Виталий Агаповның башына затлы эшләпә киертте.

Түбән Кама керәшеннәре җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да Нардуганга буш кул белән килмәгән. "Иң асыл, иң затлы кешеләргә генә бирелә торган сары розалар бүләк итәбез. Ике шәһәрдәге керәшен җәмгыяте күп еллардан бирле кулга-кул тотынып, бер-беренә терәк булып эшләп килә. Алга таба да дуслык күперләре нык булсын", - дигән теләкләрен җиткерде Тамара Алексеевна.

Нардуган бәйрәменең төп хуҗалары булып, "Карендәшләр" фольклор ансамбле, "Җанагай" яшьләр ансамбле җыручылары торды. Түбән Каманың "Сүрәкә" халык фольклор ансамбле, Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан килгән тагын бер "Сүрәкә" ансамбле артистлары да сәхнәдә "ду" килделәр. Аларның осталыклары үзләренең чыгышы вакытында гына түгел, төрле конкурслар вакытында да күренеп торды.

Башка елдагыларны искә төшерсәк, Чаллы Нардуганында "Өй саклау" да күрсәтелгән, "Депутат каршылау" да уйналган, ә менә быелгысында "Культура министрлыгыннан тикшерү комиссиясе"н көттеләр. Кризислар, акча юклыклар заманында ничек итеп керәшеннәр бәйрәм итеп яталар, финанслар каян табалар, янәсе. Үзләре режиссер да, үзләре драматург та, үзләре уйнаучылар да. Тормышта бит бөтен кешегә дә театр уйнарга туры килми, аны профессионаллар гына уйный. Ә Чаллы сәхнәсендә теләге булган бөтен кешегә дә сәхнәгә менеп, нинди дә булса, роль башкарып төшәргә мөмкинлек тудырылды. Әнә Чаллы "Бәрәкәт" яшьләре активисты Дмитрий, Чаллы керәшеннәре правлениесе члены Александр Андров, Гәрдәле егете Алексей ничек итеп бииләр! Гәрдәледән килгән Әнисә апаның шаян такмакларын тагын кайда ишетер идең? Сәхнәгә менүчеләрнең һәммәсенә бүләк тә биреп баралар, җитмәсә.

Елдагыча, киләчәген белергә дип, юраулар үткәрергә дә, такмаклар әйтергә дә, тәбикмәк пешерергә дә теләүчеләр күп булды. Залда утыручы тамашачыга сәхнәдәгеләрне күзәтү кызык булса, сәхнәгә менеп, уйнап төшү - "артистларның" үзләренә рәхәтлек бирде. Чираттагы Нардуган бәйрәменнән, бары да канәгать булып, дүрт сәгатьтән соң гына таралыштылар. Нардуган артистларының күбесенә әле таң белән Казан шәһәренә "Туым җондозы" фестиваленә чыгып китәргә кирәк иде. Менә шулай сәхнәдә уйнап, "кап-кайнар" килеш, Казан сәхнәсенә менгәч, ничек алар җиңмәсен, ди?! Әлбәттә, җиңәләр.

Мария Мартынова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев