Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Керәшеннәрнең Ибану көнендәге кызыклы һәм үзенчәлекле йолалары

7 июльдә, ягъни Ибану көнендә безнең Түбән Кама районындагы Келәтле ягы керәшеннәре элгәре кәбестә өяләр иде

Ә аңа кадәр 6 июльдән 7есенә каршы кичтә мунчалар ягып чистарыналар, тазарыналар.

Иван Купалага  каршы төндә су буйларында учак ягып, шуның өстеннән сикергәннәр. Бу – кешенең энергетик тәнен, аурасын чистарту һәм физик тәненә сәламәтлек бирү өчен, мәҗүсилектән үк килә торган  тылсымлы ритуал. Бер-берсен җаратып йөрүче егет белән кыз, җитәкләшеп, учак аша сикерсә, аларның хисләре гомер буе сүнми, учак ялкыны төсле, яшәргә дәрт биреп тора.

Аграфена Купальница төнендә (6 июльдән 7есенә каршы төндә) кызлар, күмәкләшеп, су  кергәннәр, такыя үреп, аны суга агызганнар. Кемнең такыясы еракка агып китә, аның гомере озын, ә тормышы яхшы була дип юраганнар. Ә инде агып китмичә, нәрсәгә дә булса эләгеп калса, анысын юрамаганнар.

Без бәләкәй чакта, совет системасында боларның барысын да “искелек калдыгы” дип, тыялар иде. Шуңа карамастан, безне мамалар чыкан (кычыткан) пешергән су белән мунчада коендыралар иде.

6 июльдән 7есенә каршы төндә абага чәчәген алып, яшереп кенә өенә алып кайтып, беркем дә таба алмаслык урынга куйганнар. Кирәк булган саен, кеше шул үзе  яшереп куйган чәчәк янына килеп, үзенең бер генә (!) теләген әйткән. Әгәр дә теләге дөнья законнарына туры килә торган булса, ул тормышка ашкан. Ә инде начар теләк булса, галәмнең бумеранг законы буенча, бу кешенең үзенә үк яманлык килә торган булган.

Билгеле булганча, абага җиде елга бер генә мәртәбә һәм  бары тик  6 июльдән 7есенә күчеш вакытында гына чәчәк ата.

Абаганың кешене савыктыруда да роле зур. Аны тамыры белән бергә йолкып алып, чүп-чарыннан арындырып, юып, иттарткыч аша чыгаралар һәм бәләкәй-бәләкәй тәбикмәкләр ясап, күзгә куеп, ятып торырга кирәк. Ул күзнең үткенлеген арттыра.

Яз көне карлар ачылып, җир яшәрә башлаганда, абага өч ботак чыгаргач та, аны кисеп алып, ризык итеп тә кулланалар. Турап, суган, күкәй кушып, салатын ясарга да була. Шулай ук, морозильникта да сакларга була. Ашка салырга да ярый, аннан гөмбә тәме килеп  тора.

Аграфена Купальница һәм Ибану көннәрендә җыелган үләннәрнең, чәчәкләрнең һәм җиләк-җимешнең  кеше тәненә тазалык, арулык бирә торган сихәте бар.

7 июль көнне мунча себеркесе әзерлиләр. Аның 7 төрле агач ботагыннан (чикләвек куагы, каен, имән, нарат, өрәңге, миләш, усак) бәйләнгәне яхшырак.

Бу агач ботакларыннан һәрберсенең үз файдасы бар:

– чикләвек куагы ботагы – физик тән таза-сау булсын өчен;

– каен – физик тән матур, зифа булсын өчен;

– имән – имәндәй таза, нык булу өчен;

– нарат – сулышыбыз иркен булсын өчен;

– өрәңге –  матди яктан бар да яхшы булсын өчен;

– миләш – усал затлардан сакаланыр өчен;

– усак – начар энергияне куар өчен.

 Мунча себеркесе бәйләгәндә ботаклар арасына кычыткан, мәтрүшкә, әрем дә кушалар. Алары да кешегә сихәтлек бирү өчен кирәк.

Бу йолалар без бәләкәй һәм үсмер чакта бик тыелган иде. Сукыр әбиебез Дарҗа һәм мамабыз Марҗук үз керәшеннәребезнең шушы гадәтләрен, йолаларын, аларны үтәү тәртибен безгә сөйлиләр иде. Эшли алганнарын, яшерә-яшерә булса да үтиләр һәм безне дә шуңа өйрәтәләр иде. Урыннары очтымакта булсын.

Бүгенге көндә бик күп йолалар югалган. Борынгыдан, мәҗсүи чордан килгән шушы байлыкны, мирасны яшьләргә тапшырасы иде. Алар да белсеннәр, борынгы әби-бабаларыбызның истәлеге итеп, күңелләрендә сакласыннар иде.

Аграфена ВАСИЛЬЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев