Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Керәшеннәр Качману алдыннан ишекләргә кач сыза һәм «сыер теле» пешерә

Качмануга бәйле төрле ышану-юраулар, сынамышлар бар.

Качмануда бәкегә суга керү соңгы елларда гына бик популяр булып китте. Кемдер "мода өчен" керә башлады. "Мин салкын бәкегә чумдым", - дип масаеп йөрү дөрес түгел. Ә менә чын халык йолалары – иң сакраль һәм мәгънәле нәрсә бит. Шул йолаларга тукталыйк. 

Качмануга каршы көнне (18 январь) йорттагы өлкән кеше, кояш баеганчы, иман әйтеп, барлык ишек-капкаларга Кач сызып чыга, чөнки шайтаннарның ко­тырган чагы, дигән ышану бар. Качтан куркып, ишекләрдән җен-пәриләр, начарлыклар керми, дип ышаналар.

Качману көнне өйдәге тәреләрне чиста су белән юып, сөртеп чыгу гадәте дә бар.

Бу көн – Нардуган чабуның, йөзек салып багуларның соңгы көне. Төн уртасында савыттагы су дулкынлана, дип ышанганнар. Шунлыктан, “су дулкынланганны” күрү өчен (Ходай чумылганны), төн урта­сында елга-күл өсләрендәге бәкеләрне карарга барганнар.

Качмануга каршы төнне иртәнгә чаклы күк капусы ачык тора, шуңа күрә иртүк торып, кояш чыгышына карап теләгән барлык теләкләрең дә тормышка аша дип ышанганнар.

Шулай ук кичтән, төче камырдан ризыклар – кач формасы, сыер теле, әтәч-тавыклар, сарык-дуңгызлар пешерәләр. Бу йоланы хуҗалыкта ел буе муллык булсын өчен башкаралар.

Качману суын гына түгел, ул көнне яуган карны да изге санап, кар белән юынганнар. Төнлә кар күп яуса, икмәк уңышына юраганнар, бигрәк тә Качману көнне Иорданга тәре йөртү вакытында кар яуганны яратканнар. Елга-күл өстендәге бәке тулып торса, язгы ташу зур булачак, дип юраганнар. Келәү итеп су изгеләндерелгәннән соң, январь аенда туган кешеләр бәкедә коенырга тиеш дип ышанганнар. Ул көнне бәкедә коенучыларның салкын тидергәннәре күзәтелми.

Качмануга бер каз пешәрлек көн озыная, ди өлкәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

18

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев