Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Качману бәйрәменә иманнар һәм җырулар

Ходайның Чумылу көне (Качману) Нардугандагы чыр-чу килеп күңел ачуларны туктата һәм Туым бәйрәменең изгелекле көннәрен тәмамлый.

Ходайның Чумылу көне (Качману)

Качману 19 январьда Нардугандагы чыр-чу килеп күңел ачуларны туктата һәм Туым бәйрәменең изгелекле көннәрен тәмамлый. "Ходайның халыкка өндә күренү көне - җазык җолыу көне", - ди аны халык һәм борынгыдан килгән түбәндәге мәсәлне искә төшереп сөйли. Халык ышануы буенча, элекке заманнардан ук бу көндә олы кодрәт кылынып килә: Иордан өстендә күк капусы ачыла, һәм аннан
Иисус Христос үзе Иордан елгасы суына кач билгесе сала, шулай итеп ул суны аруландыра, шуннан соң су изге була. Бу кодрәт турында Качману җыруларында җырланган. Бу җыруларда буш кырда яшәүче аскет, пәйгамбәр, Чумылдыручы Иоанның Иисус Христос киләсен алдан ук белеп, әйтеп биргәне турында сөйләнә. Башка җырулар исә Иисус Христосны данлауга багышланган.

Бу көнне укыла торган иман 

“Эй, Ходай, Син Иордан сыуында чумылган чагында, без табына торган Алланың ӧчлӧлӧгӧ беленгян. Ата, ауазы белян, Сине сӧйӧкле улым, диб белдерткян; Святый Тын, кӱгярчен ряӱешле булыб иҥеӱе белян, шул сӱзне тагын беркеткян. Эй, Христосъ Алла, кӱренеб, дӧньяны жактыртучы, шӧкӧр Сиҥа”.

Су аруландырганда укый торган иман

Ходай ауазы, сыулар ӧстӧндя дäшеб, болай äйтя: “Килегез, барыгыз да Белемнек Тынын, акыллылык Тынын алыгыз, килеб кӱренгян Христосның Алладан куркыулык Тынын алыгыз” (3 тапкыр).

Бӱген бар сыуныҥ тамырлары арыулана, бар нäстяне Тотоб Торыучынын ӱзенен дя чумылганын кӱреб, Иордан аерылыб агуыннан туктый ( 2 табкыр).

Эй, кешелярне сӧйӧӱче Изгелекле Патша Христосъ, Син безне жазыклардан жолар ӧчӧн, кеше булыб, Иордан сыуына килгян, Ӱзеҥ кол шикелле кечелянеб, алдан килеӱче кулыннан чумылырга сораган ( 2 тапкыр).

Шӧкӧр Атага, улга, святый Тынга – äле дя, äр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.

Эй Ходай, Син бӧгӧн дӧньягя кюренеб, безгя жактынны жактырткан, Сине аннаб данныйбыз, Син жакынына бара алмаслык жакты, килеб кӱренгән диб.

Зурлау

Эй тере итеyче Христосъ, бoгoн безнен oчoн Iорданъ сыуында Iоаннан чумылдырылганынны зурлыйбыз.

 

Христос керде Иорданга

Г.Макаров музыкасы һәм сүзләре

Христос керде Иорданга

Изге суда чумылырга.
Күчтә очкан Тын беленде,
Күгәрчен кеүек күренде.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Эй әдәмнәр, күз сөртегез,
Караңгы төннән үттегез.
Бар моң-кайгылар тукталды,
Сөенечле көн башланды.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Кем тора, дип, су өстендә,
Күтәрегез күзегезне,
Христос дөнҗәне Тотучы,
Кешеләрне коткаручы!
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X