Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Җир яралган көн

5 июнь – Святый Тын көне. Халыкта аны Җир яралган көн дип тә йөртәләр. Ул Тройсын бәйрәменнән соң килә.

Бу көнне апостоллар җир шарында яшәүче барча кешегә Ходай сүзен җиткерү өчен дөнья буйлап киткәннәр. Борынгылар бу көнне җиргә күктән Святый тын иңә һәм җир шары буенча тарала дип ышанганнар.

Шул ук вакытта Җир яралган көннең кайбер традицияләренең христианлык белән бернинди дә уртаклыгы юк. Бәйрәмнең тамырлары мәҗүсилектән килә. Борынгылар бу көнне җир булачак уңыш белән йөкле булуына ышанганнар. Шуңа бәйле рәвештә, понедельник көнне казу эшләре белән җирне җәрәхәтләргә ярамаган. Җир яралган көнне һәм киләсе атна буе су коенмаганнар. Бу көннәрдә сулыкларда Су аналары йөри дип ышанганнар. Урманнарга барырга, печән чабарга, үләннәргә кагылырга да ярамаган.

Керәшеннәрдә борынгыдан табигатькә, Җир анага карата үзенчәлекле мөнәсәбәт булган. Әби-бабаларыбыз табигатьне зурлаган, хөрмәт иткән, үзенең яман эшләре өчен аның каргышыннан курыккан. Бүгенге көндә кешеләр, киресенчә, Җир ананы үзенә буйсындырырга тели: сулыкларын пычрата, урманнарын кисә-яндыра, миллионлаган тоннада җир асты байлыкларын казып ала, зур карьерлар ясап җирне актара. Табигать тә түзми. Ул кешелеккә төрле катастрофалар, җир тетрәүләр, су басу һәм башка афәтләр белән җавабын кайтара. Коры җирдә чана да шумый, дип җирнең кадерен белеп яшәгән бит халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев