Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зинаида Захарованың «Нардуганда» хикәясе

Балалар өчен басылган «Маҗаралы хәлләр» китабыннан хикәя.

Дөньяны сафландырып, яңа ел башы белән көн-төн кар яуды. Бөтен җир ап-ак булды. Бу аклыкка озаклап карап та булмый, күзләрне камаштыра. 

Җиденче гыйнварда безнең олы бәйрәмебез — Раштуа билгеләнеп үтелә. «Раштуа» сүзе «нур туган» дигәнне аңлата икән. Ул үзенең зәһәр суыклары белән килде. Әби Раштуага каршы кичне үк пешеренә башлады. Кабартма, итле шулпа, пилмән исләре урамга ук чыккан иде. Тәмле ризыклары өчен дә бәйрәмнәрне яратам шул.

Кичке якта әти белән әни туган тиешле дәдәйләргә кунакка киттеләр. Әби белән рәхәтләнеп сыйландык, ял иттек. Нина түти дус кызлары белән клубка кичке уенга китте.

— Иртәгә Нардуган башлана,— диде әби, елмаеп. 
— Җеннәр богауларыннан ычкына,— дидем, әбинең сыек зәңгәр күзләренә туры карап. 

Әби Нардуган турында күп сөйләгән иде. Югыйсә аның җеннәр өчен дә бәйрәм икәнен каян белер идем. Шуңа да Нардуганга бик шикләнеп карыйм. Богауларыннан ычкынган җеннәр күзгә күренеп кенә йөрмәсеннәр, бар теләгем дә шул. Ичмаса, бәйрәме дә бер генә көн түгел. Сигезенче гыйнвардан унсигезенә кадәр дәвам итә. Җеннәр бәйрәм итеп тә карарлар инде. Пәри туйлары гөрләр. Нардуган төннәре сихри көчкә иядер. Шуңа да Нардуганда багулар, күрәзәлек итүләр башлана да инде. Түтиләр рәхәтләнеп күрәзәлек итәрләр. Йөзек салып, киләчәкләрен ачарлар.

Әйе, ярты төндә чишмәдән тулы чиләк суны бик ипләп, чайпалдырмый гына алып кайтырга тиешләр. Йоласы шундый. Чиләк өсте капкач белән ябылган булырга тиеш. Капкач өстенә чигүле тастымал салына. Җеннәрнең суга сыңар күзләре дә төшмәслек булсын. Шулай итмәсәң, багулар дөрес булмый. Буй җиткән кызлар җыелышып, шул "изге су«да йөзек салалар. Йөзекне судан алыр алдыннан җырлыйлар. Кемгә нинди җыр чыга — үпкәләштән түгел. Җырның ертыгы юк. Алар инде, яраткан егетләрен уйлап, кавышу турында хыялланалар. Кызларның бөтен серләрен беләм, бала-чага түгелмен. Җырлары да кавышу, аерылышу, кияүгә чыгу турында булачак.

Ул кичне әби белән ниләр турында гына сөйләшмәдек. Яшь чакларында алар да Нардуганда «Йөзек салу» уенына бик ышанганнар. Юраганнары юш килгән очраклар еш булган икән. Әби үзләре белән булган кызык хәлләр турында яратып сөйли. 

Менә Нардуганның экваторы да җитте. Җомга көн бездә аулак өй иде. Өлкәннәр күршеләргә кунак ашына кереп китүгә үк башланды мәзәк хәлләр. Чәчәккә җыелган бал кортларыдай, Нина түтинең дус кызлары берәм-берәм килә башладылар.

— Малларыгыз артсын! Колыннарыгыз чапсын! Сыерыгыз игезәк бозау китерсен! Игеннәрегез уңсын! — дип, теләкләр әйтеп, өй түренә үттеләр. 

Алар пальтоларын, туннарын әйләндереп кигән иделәр. Берсен дә танырлык түгел. 

— Коля энем, таныйсыңмы син апаларыңны? — дип, күзләрен уйнатты Нина түти. 
— Берсен дә белмим. Безнең авыллар түгел, ахры, болар,— дигән булдым.
— Йөзекләрегезне алдыгызмы, кызлар? — дип кызыксынды Нина түти.

Кызлар аңа үзләренең балдак кигән бармакларын күрсәттеләр. Барысының да йөзләрендә елмаю. Менә уен башланырга тора. Мин күп белергә яратам. Нәрсә булыр дип, мич башыннан муенны сузып, түтиләрне күзлим. Ыгы-зыгы башланды. Репетиция ясап алмакчы булдылар бугай. Өйгә бәйрәм төсе керде. Түтиләр Нардуган җырларын суздылар. Тавышлары челтерәп аккан чишмәне хәтерләтте. Алай гына да түгел, алар авазында былбыл сайравына тиң моң бар иде. 

Мин, бу концертның мәңге бетмәвен теләп, рәхәт минутлар кичердем. Җырулар тәмам булгач, табышмак әйтешү башланды. Табышмаклар кыш һәм Нардуган турында иде.
— Урамда аю улый. Ул нәрсә? — дип сорады Кәтернә түти. 
— Буран,— дип кычкыруымны сизми дә калдым.
— Коля җиңде, ул белде,— диеште түтиләр.

Миңа бүләк итеп берничә конфет биргәч, башым күккә тигәндәй булды. 

Уеннары җыр-моң белән уралып барды:
— Актан гына тора дөнья, 
Әйтерсең лә ак җилкән. 
Албастылы, җен-пәриле 
Нардуганнар да җиткән. 

— Нардуганда җен-пәриләр 
Күренми түзеп тормас. 
Албастылар күренмәсә, 
Нардуган дөрес булмас.

— Нардуганның йоласы шул: 
Җыелып йөзек салу. 
Кыска такмаклар әйтешеп
Елмаеп, көлеп алу. 

— Туныңны әйләндереп ки, 
Берәү дә танымасын. 
Итәкләреңне җыеп йөр, 
Пәриләр тагылмасын. 

— Син уртада, без кырыйда, 
Әйләнәбез, Нардуган. 
Син нишләсәң, ни кылансаң, 
Мин дә шуны булдырам. 
Нардуган, Нардуган, 
Мин алай да булдырам

Нардуган көенә түтиләрнең тыпыр-тыпыр биюләре күз алдымнан мәңге китмәс шикелле. Күңел ача беләләр, дип сокландым мин, аларга карап.

Ярты төн җитеп килә иде. 

— Йөзек сала башларга вакыт,— диеште алар. 
— Коля энем, син чишмә суы алып кайтып бир инде безгә! Су алып кайтсаң, уенны да карарга рөхсәт итәбез,— диде Нина түти. 
— Йөзек салуны күргәне юктыр, әйдә шаккатырабыз Коляны,— диеште түтинең дус кызлары. 

Алып кайтам дияргә дә өлгерми калдым, түти чиләкне беләгемә элде. Мин бит бала-чага түгел — риза булдым. Нина түтигә дә гел йомышым төшеп кенә тора. Дәресләремне әзерләргә ярдәм итә, төшкән сәдәфемне тага, туңдырма алып бирә, кинога алып бара... Аның сүзен аяк астына салып булмый шул инде. Нардуган төнендә булса да тыңларга тиешмен.

— Бөтен җеннәр богауларыннан ычкынган кара төндә,— дип кабатлап, ишектән чыктым.

Апалар җылы, якты өйдә калдылар. Биегән, җырлаган тавышлары ишетелеп, ымсындырып тора. Ә мин, ишекне ябуга, караңгылык эченә чумдым. Бәлки, җеннәр минем өйдән чыгуымны көтеп, уратып алганнардыр. Бәлки, пальто итәгемә тагылып, рәхәтләнеп күңел ачалардыр. Пальтом авырайгандай, иңнәремне баскандай булды. Абау, әллә бер шайтан малае муеныма ук менеп атланды инде! Күземә генә күренмәсеннәр, юкса йөрәгем шартлар.

Ут йотып, чишмә юлына карап, күпме басып торганмындыр, анысын хәтерләмим. Шуны гына беләм: чишмә буе шүрләтә. Мөгаен, анда пәри туедыр. Авылыбызның иң аулак, иң матур урыны да шул. Эләктерсәләр, мине кем йолып алыр? Түти үзе әйтте: "Нардуганда искән җилдән дә куркам",— диде. Аның мине эзләп чыкмаячагы көн кебек ачык. Мин ничек тә курыкмаска тиеш. Юк инде, булдыра алмыйм. Мин үземне бик батыр, кыю егеткә санап йөри идем. Кыюлыгым мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Тезләрем егәрсезләнде, кулларым калтырый башлады. Рәхмәт аңа, шул минутта тапкырлыгым баш калкытты. 

Ул миңа: 
— Әнә суны күршеләр коесыннан ал! — дип пышылдады. Аның суы чишмәнекеннән бер мыскалга да ким түгел. Суы көмештәй чиста. Яз-көз, чишмә юлы өзелгәндә, шул суны эчәбез. 

Вакыт узсын өчен бераз басып тордым да, бөтен шартын китереп, түти өйрәткәнчә су алып кайттым. Чиләгемне чигүле тастымал белән капларга да онытмадым. Алла сакласын, пәриләрнең суга күзләре төшмәсен. Кызларның багулары дөрескә килмәс. 
Түтиләр рәхәтләнеп йөзек салдылар, судан йөзекләрен такмак әйтеп алдылар:

Юраганнарым юш килсен, 
Егетем төшкә керсен... 

Язмышым кайда, гәрәбә, 
Син шул якка тәгәрә. 

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып 
Биеп йөрисең икән. 
Быел кияүгә чыгам, дип 
Сөенеп йөрисең икән. 

Чынлап та, алар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Түтиләр бертавыштан:

— Нардуган төнендә безнең чишмә суы тылсым көченә ия,— диештеләр. 

Мин аларның бәйрәмендә иң кадерле кунак идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев