Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зинаида Захарованың Май чабу бәйрәме турындагы шигырьләре

Хөрмәтле карендәшебез бәйрәм атнасына багышланган иҗат җимешләрен редакциябезгә юллады.

"Май чабу җиткән"

Авызда эреп китәдер
Коймаклар, тәбикмәкләр.
Табыннар сыгылып тора,
Мулдан тәмле икмәкләр.

Ничек тәмле булмасын ди,
Ул бит таба икмәге.
Кояш кебек кайнар үзе,
Ул бүген ин, кирәге.

Тәбикмәк үзе түгәрәк,
Үзе ут кебек кайнар.
Көтеп тора күк кызарып,
Кем, диеп, мине сайлар.

 

"Май чабу"

Баш көн - очрашулар көне,
Дуслар белән күрешик.
Күңел ачыйк, уйныйк, көлик,
Күгәрчендәй гөрләшик.

"Буш көн - уйнар чак җиткән.
Әйдәез, көч сынашыйк:
Көянтә - чиләкләр белән
Чишмәбездән су ташыйк.

Капчык киеп тә йөгерик.
Иренмик, аркан тартыйк.
Кул да көрәштереп алыйк,
Бәйрәмнең тәмен татыйк.


"Май чабу"

Кояш әмер биргән кышка:
- Китәргә вакыт, - диеп
Кыш әйткән ди: "Ничек китим,
Чаналар ватык", - диеп

Салкыннары белән кышны
Машинага салырбыз.
Авыл капкасын чыкканчы
Озата ук барырбыз.

Зәһәр суыклары безгә
Берүк зыян салмасын.
Усал кыштан һәрчак безне
Җылы туннар сакласын.

Ул безгә үпкәләсәме -
Күрмәгәнен күрсәтер.
Йә, кайсыгыз кыюланып,
Кыш чанасын төзәтер?

Теләкләр

Юмарт була күрсен җәйләр,
Уңсын балан, миләшләр.
Карлыган, җиләге белән
Тулып торсын чиләкләр.

Күкрәкләргә иркен сулыш,
Басуларга зур уңыш.
Һәммәгезгә дә телибез
Бәрәкәтле, мул тормыш.

Хуш быелга, май чабулар,
Сырлы һәр тәбикмәкле.
Тыныч була күрсен дөнья.
Булсын халкым икмәкле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев