Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зинаида Захарова шигырьләрендә - туган якка мәхәббәт

Керәшеннәр арасында туып үскән, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле сөйләм-тел, фикерләү белән яшәүче Зинаида Захарованың шигырьләреннән ихласлык, мәгънәле гадилек бөркелеп тора

Ул үзенең иҗатында туган ягының халкына, урман – кырларына, чишмә – суларына, аяз күкләренә, табигатенә мәхәббәтен ачык тасвирлый. Шагыйрәнең берничә шигырен сезгә дә укып карарга тәкъдим итәбез:

Җырым – сезгә

Үлән чыкларына чумып,

Йөрим менә болында.

Чәчәкләрем елмаялар,

Хуш исләре борында.

 

Алар таҗларын ачканнар,

Болыннар – чиккән келәм.

Җаннарыма шулар дәва,

Сак кына атлап киләм.

 

Бу матурлык, бу гүзәллек

Бары тик бездә генә.

Аллы-гөлле чәчәкләрне

Иркәли җилләр генә.

 

Юк аларга су сибүче,

Юк назлап үстерүче.

Табигать кенә аларга

Яшәү көче бирүче.

 

Тупас куллар орынмаса,

Чәчкәләрем дә шиңмәс.

Озын булыр гомерләре,

Аларга һич юк тиңнәр.

 

Гүзәл болын чәчкәләрем,

Бу җырым булсын сезгә.

Ямегез булсын җәйләргә,

Бик озак әле көзгә.

 

Авылым

Авылымның һәрбер тыкрыгы

Күзли кебек мине һәр мизгел.

Алардан һич кача торган түгел,

Сизгердән дә әле ул сизгер.

 

Урамнары,алларыма чыгып,

Изге юллар теләп кул изи.

Ерак китсәм, сагынып көтә белә,

Туар таңнарымны ул бизи.

 

Авылымны ташлап китә алмам,

Анда таптым көткән бәхетне.

Анда гына минем сулар һавам,

Тик ул гына җаным рәхәте.

 

Кәләй керәшеннәре

Кәләй керәшеннәре без,

Ямьле Эзей буеннан.

Чишмә суын эчеп үстек

Җир-ана куеныннан.

 

Кәләй керәшеннәре без,

Горурлар, ай, тез чүкмәс.

Ә инде ярдәм кирәксә,

Берәү дә урап үтмәс.

 

Кәләй керәшеннәре без,

Берсеннән-берсе уңган.

Кирәксә айга менәрбез,

Безнең хыяллар зурдан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев