Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Юкәче кызы Валериянең шигырьләре

Мамадыш районындагы Шәдче мәктәбенең унынчы классында укучы Валерия Сазаеваның күңел хисләре

Юкәчем

Тел ачылып, тәпи киткән җирем,

Туган авылым минем – Юкәче.

Синнән аерылып чыгып киткәннәрнең

Күз яшьләре була бик әче.

 

Кояшлы таң, назлап искән җилләр –

Барсы да бик якын күңелгә.

Бабайлардан калган нигезләрең

Яшәсеннәр иде гомергә.

 

Чиркәү яме булган чаң тавышын

Еракларга җилләр илтсеннәр.

Йолаларның булган изгелеге

Гомер агышына җитсеннәр.

 

Яшә әле, авылым, яшь булып кал,

Тормыш авазлары чыңласын.

Гомерең озын булсын, мәңге яшә,

Балалар тавышы  бер дә тынмасын.

 

Чиккән сөлге

Борынгыдан килгән йола-гадәт

Югалмый бит безнең халыкта.

Сөлге чиккән элек керәшен заты,

Сакланалар алар хәзер сандыкта.

 

Сөлге чиккән минем әбием дә,

Әни, түти, ерак җиңгиләр...

Үзем чиккән шадра сөлгеләрнең

Чәчкәләрен чынга тиңлиләр.

 

Онытмыйк без олылардан калган

Изге теләкләрнең берсен дә –

Бездән соң да килгән яшь буынның

Күңеленә үтеп керсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев