Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җыруларны барлыйбыз: “Гәрдәле урам көе” җыруы

Яңа Гәрдәле авылында туып-үсеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, Анна Колчеринадан язып алынган “Гәрдәле урам көе” җыруы

Атларыңны җигеп җулга чыксаң,
Уңганнар да булсын җулыгыз.
Күзебезне тутырып карар идек,
Күзебездә калса нурыгыз.

Биеккәй тауларның башыннан
Җир җиләге җыйдым тезләнеп.
Безнең керәшеннәр бетеп бара,
Без җөрибез шуны эзләнеп.

Һаваларда очкан аккошларның
Каурыйлары коела җирләргә.
Туфрагына алтын чәчсәләр дә,
Җитми икән туган илләргә.

Атларымны җиктем , ай, җаратып,
Кайтыр җулкайларга каратып.
Безләр көттек сезне җан атып,
Сез китәрсезме икән җаратып.

Очыгыз казлар, очыгыз,
Безнең басуларга төшегез.
Безнең басуларыбыз – шаулар бодай,
Безнең ышанганнарыбыз – бер Ходай.

ХVIII гасырда барлыкка килгән керәшен авылы Яңа Гәрдәле үз нигезен КамАЗның литий заводына бирергә мәҗбүр ителгән. Аның кешеләре Новый поселогына һәм Яр Чаллыга күченгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев