Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырлы, моңлы Мироваевлар гаиләсе башкаруында керәшен халык җыры - видео

Мәктәптә укыган вакытта авылга концерт белән килгән Илһам Шакиров Владимирны Казанга укырга чакыра. Юлга җыенып чыккач, колхоз биргән машина юлда батып кала

Владимир Алексеевич Мироваев Пермь өлкәсе Засечный бистәсендә туган. Балачактан Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында яшәгән 70 яшьлек Агриппина әбисе тәрбиясендә үскән. Мәктәптән соң Алабуга сәнгать колледжында белем ала. Мәктәптә укыган вакытта авылга концерт белән килгән Илһам Шакиров Владимирны Казанга укырга чакыра. Юлга җыенып чыккач, колхоз биргән машина юлда батып кала, шулай итеп Казан юлыннан кирегә борылырга туры килә аларга. 

40 елдан артык Алабуга мәдәният сараенда хезмәт куя. Владимир Алексеевич баянчы, 400 артык җырлар авторы. "Ак каз" халык фольклор ансамбле җитәкчесе. Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины исеме иясе. Алабуга якларындагы данлыклы иҗади Мироваевлар династиясе Владимир Алексеевичтан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев