ҖЫР ГЫНА ДИМӘГЕЗ
Күптән түгел Казанда узган керәшен яшьләре форумында галим-фольклорчы Геннадий Макаров мастер-класс күрсәтте. Моңарчы да инде Геннадий Михайлович үткәргән практикумнарда булганыбыз, үзе ясаган музыка коралларында уйнап җырлаганын ишеткәнебез бар иде. Әлеге мастер-класста ул яшьләр аудиториясе белән искиткеч оста идарә итә белүен күрсәтте. Фольклор дөньясыннан әллә кайда еракта булган егет-кызларны чын күңелдән...
Леонид белән булган хәл
Моннан берничә ел элек, әбиләр сәхнәдән җырлаганда, яшьләр клубтан чыгып китәләр иде. Хәзер матур гына тыңлап утыралар. Нәрсә булды - белмим. Кайсыберләре җырларыбызны өйрәтүне сорап килә.
Авылыбызда Леонид исемле малай бар иде. Егет булып, буй җиткерде. Керәшен җырларына исе китмичә, җай чыкканда, җырчы әбиләрдән көлеп йөрде бу. Бервакыт Леонидыбызга повестка килде - армиягә чакыралар моны. Солдат озатканда, өй тутырып, туганнарың, якыннарың җыела. Леняны озату вечерына да кеше күп килде. Өлкәннәр кич буе керәшен җырларын җырладылар. Иртән Леняны авыл башына кадәр озата чыкканда да җыр тынып тормады.
Ерактагы якын кардәшләр (уңнан беренче - Надежда Хижняк)
Егетебез Чечняга эләкте. Ике ел буена аннан бер хәбәр дә килмәде. Хезмәтен тутырып кайткач, үзе белән булган хәлләрне безгә дә сөйләде.
Юл буйлап, машинада баралар икән болар. Якында гына, юлның ике ягында да снарядлар ярыла башлый. "Соңгы сулышларым җитте, дигән уй бер секунд эчендә башымнан йөгереп узды", - ди ул. Шул чакта колагына әбиләр җырлаган тавыш ишетелгәндәй була. Җыр тавышы отыры-отыры көчәя бара. Туган телен бөтенләй белмәгән Леонид җырларның сүзләрен аермачык ишетә һәм шул минутта үзе дә җырга кушыла...
Госпитальдә генә аңына килә ул. Үзе белән нәрсә булганын исенә төшерергә тырыша. Җыр тавышы ишетелүне, үзенең дә кушылып җырлаганын гына хәтерли.
"Мине үлемнән керәшен җырлары коткарып калды. Онытылмасыннар иде алар", - дип сөйләде ул.
Шунысы кызганыч: гомере кыска булды Леонидның. Көтмәгәндә-уйламаганда, кисәк кенә китеп барды...
Әйткәнемчә, әбиләр җырлаганда яшьләр хәзер тыныч кына тыңлап утыралар. Җырны аңлый башладылармы, Леонидны искә төшерепме, белмәссең...
Марук түти көе
Авылыбызда Марук исемле әби яшәде. Җырларга бик ярата иде. Озак еллар буе "Гумыр" фольклор ансамбленә йөрде. Үзе көй дә чыгара, текстлар да яза. Ул, уенын-чынын бергә кушып: "Мин үлгәч, берегез дә күз яше чыгармагыз. Сөягемне саклаганда, бергә җыелып, җырлашып утырыгыз", - ди иде. Үзе исән чакта бу сүзләргә игътибар ителмәгән. Марук түтиебез картаеп үлде. Соңгы юлга озатырга җыелдык. Җырчы әбиләр дә шунда. "Ниш-либез соң? Марукның теләген үтибезме? Үлгән кеше өстендә җыру җырлап утыру килешмәс бит", - диләр. Бер әби: "Үзе шулай теләгәч, килешми дип торып булмый инде. Җырларга кирәк", - дип, Марук әбинең үз җырын башлады. Башкалар күтәреп алды. Үзебез җырлыйбыз, үзебезнең күзләрдән мөлдерәп яшь ага. Шушындыйрак җырлар иде ул:
Байлар балларны коя диләр,
Кайнарларга кулларын
пешереп.
Без ашыек, туганайлар,
без яшәек,
Үлгәннәрне искә төшереп.
Ишекләргә килгәндер
керәм дип,
Тәрәзләргә килгәндер
күрәм дип.
Үлгән чакта әйтә алмады:
- Сау булыгыз, туганнар,
үләм, - дип.
Абага дигән ай чәчкәнең
Күрсәң иде ничек атканын.
Караңгы җирдә,
тар гүрләрдә,
Күрсәң иде ничек ятканын.
Кулъяулыгын юар идем
Ишек алдым күл булса.
Көн дә барып күрер идем,
Җир астына юл булса.
Йөгереп кердем өйләргә,
Карточкасы чөйләрдә!
Карточкасы чөйләрдә,
Телләре юк сөйләргә.
Зират моннан ни чаклы?
Тирә-ягы чачаклы.
Зираттагы туганнарны
Ник сагынам бу чаклы?
Өйләренә килеп кердем,
Киемнәре чөйдә юк.
Безнең түти гүргә киткән,
Шуңа өйләрендә юк.
Одеал җабынасыңмы?
Җурган җабынасыңмы?
Төннә төшләреңдә күреп,
Сагынып уянасыңмы?
Сабыр бул, дустым,
сабыр бул,
Сабырлык сары алтын.
Үзем сабыр булалмадым,
Эчләрем тулы ялкын.
Сандугачлар алма тешли,
Тешләсә дә кабалмый.
Минем күңелләрем сезне
Эзләсә дә табалмый.
Җырлашып, җылашып, әбиебезне күмеп кайттык. Шул төнне бер хатынның төшенә Марук түти кергән. "И, матур җырлаштыгыз. Тыңлап ятулары рәхәт булды", - дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев