Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Язмышыңа язылса: хаталарны төзәтеп, мәңгелеккә киткәннәрне кайтарып булмый

Язмада Миша исемле егетнең аяныч язмышы язылган. Әтисенең төзәлмәслек хаталары, әнисенең вакытсыз үлеме аның йөрәгендә яра калдыра

Без аның белән, икенче ел инде, бик якын дуслар. Дус булу өчен, яшь аермасы да, ара ераклыгы да комачауламый, бары тик күңелләр тартылуы, бер-береңне аңлау гына кирәк. 26 яшен тутырган әлеге егет төскә-биткә чибәр, кечкенәдән үк көрәшеп йөргәнгәме, гәүдәсе дә чын ирләрчә. Тик язмышы гына...

Миша әнисе өчен үлеп тора. Кечкенәдән үк, исерек әтисе өчен оялып, гарьләнеп яши. Әтисенең юньсезлегеннән, йодрыкларыннан әнисен якларга тырыша.

Мишаның мәктәп еллары артта калып, институтка кергәч тә, авылны онытмый. Атна саен кайтып, йорт эшләрендә булыша, үзеннән кечкенә эне-сеңелләренә холыксыз исерек атадан үзләрен дә, әниләрен дә сакларга өйрәтә. Тик өйдәгеләр күпме генә тырышсалар да, исерек әтиләре аркасында, тормыш көннән-көн авырая...

Югары белем алып чыккан Миша, иртәгә армиягә китәргә дигән төндә, эштән өйгә кайтмаган әтиләрен эзләп китә. Авыл җирендә кешедән яшерен нәрсә юк, әтисенең кайда йөрүен, башкалар гына түгел, Миша да белә. Ул хатынның йорты каршына машинасы белән килеп туктый да, төшеп, капка шакый. Шакыган тавышка, ишектә ике исерек – әтисе һәм хужабикә күренә. Егет әтисенең шушында гына торырга калуын, әнисенә тимәвен, ялынып-ялварып сорый. Җавапка – ямьсез сүзләр, каргыш ява. Машинасына утыра да, кая барганын да онытып, җилдерә Миша...

Аңына килгәндә, үзенең больницада булуын, кул-аякларының бинт белән чорналганын аңлап ала. Соңыннан гына белә, машинасы юлдан чыгып, елгага очкан икән. Сынган кабыргалары, кул-аяклары төзәлгәч, егетне армиягә озаталар. Бер ел хезмәт иткәндә дә сынатмый Миша, тырыша.  Өйләренә часть командирыннан рәхмәт кәгазьләре килә.

Хәрби хезмәтен тутырып кайтып килүче Миша авыл башына җитүгә, үзенең туган йортын күзли. Ә анда бик күп кеше җыелган, машиналар да бар. Гаҗәп, әллә аны шулай көтәләрме?! Егет авылга томырыла..

Юк икән шул, аны анда ачы язмыш, авыр хәсрәт көткән. Иртән әнисе, йөгерә-йөгерә, Мишаны каршыларга җыенып йөргәндә, кинәт кенә йөрәге туктап кала... 50 яше дә тулмаган хатынның армиядәге улын да көтеп җиткерә алмыйча үлеп китүе бөтен тирә-якны төтрәндерә.

Миша, шул көннән башлап, үз-үзенә бикләнә, яшенә караганда, күңеле белән, күпкә олыгаеп китә. Дөньяда яшәвенең ямен югалта. Әти кеше дә бу хәлне авыр кичерә, ләкин, хаталарны төзәтеп, мәңегелеккә киткәннәрне кире кайтарып булмый шул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев