Язларында сөю көткән йөрәкләр дөрләп яна...
Яз – безнең тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Күңелнең хисләргә бай чагы буларак, шигырьләр дә, күбрәк, язларда туадыр. Безнең дә талантлы карендәшләребез арасында бу темага язучыларыбыз шактый күп
Күңелдә яз
Ләйсән яңгырлары ява,
Яфраклар уяна.
Язларында сөю көткән
Йөрәкләр дөрләп яна.
Зәй буендагы болыннар
Уяна, берәм-берәм.
Хыялымда канатланып,
Йолдызга очып менәм.
Сүнмәсен янган учагым,
Адаштырмасын язмыш.
Хыял җебе өзелмәсен
Безнең кулларда ялгыш.
Зинаида ЗАХАРОВА.
Әлмәт шәһәре.
Уйлану
Мин – бер кызы туган авылымның,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Авылдашлар тыныч кына йоклаганда,
Авылымны мин сагынып уянам.
Бер минут та искә алмый калмыйм,
Уйнап-үскән туган йортымны,
Әни-әти, әби-бабаларым
Тырышып корган изге нигезне.
Авылымда миңа бар да якын, туган,
Барысы да уңган, асыл кешеләр.
Авылымны искә алып утырам да,
Сокланамын: бигрәк матур яшиләр.
Йоклый алмый яткан төннәремдә,
Урам буйлап барлап чыгам һәр йортны.
Нинди асыл затлар яшәгәннәр,
Хәтерләтә алар асылташларны.
Тик авылым инде ятим калып бара,
Картаялар дуслар, туганнар.
Кичләрен дә егетләре һәм кызлары
Гармун уйнап, җырлап йөрмиләр.
Дулкынланып үскән урманнар да
Чытырманга инде әйләнгән.
Без үскәндә йөргән болыннар да
Чүп-үләннәр белән капланган.
Саз башлары, Куәт аланы, Җәмүк күле
Танымаслык булып үзгәргән.
Җиләк җыеп йөргән Наратлык та
Ябалдашын игән, бик тә картайган.
Чирмешән буйлары, Урал елгалары
Бигрәк моңсу, серле булып күренә.
Шушы авыр, моңлы хисләрне
Салып куйдым инде йөрәк түремә.
Елизавета ЦЫГАНОВА.
Чистай шәһәре.
Язлар килә
Ак карлардан инде наз алсак та,
Сагындырды безне язгы таң.
Гел үзгәреп тора һавасы да,
Яз белән кыш көрәшә сыман.
Ак ялларын чайкап чапкан аттай,
Үтеп бара инде бураннар.
Яңа фасыл булып, язлар килә,
Җылы назга төренә урамнар.
Язның матур мизгелләрен тоеп,
Сокланам мин язгы кояшка.
Һәр мизгеле татлы табигатьнең –
Язлар килә кышка алмашка.
Анастасия УСАЧЕВА.
Түбән Кама шәһәре.
Мин – табигать баласы
Мин үзем көзләрне яратам,
Тылсымлы җәйләрне сагынам.
Яз килсә, язларга сөенеп,
Кыш җитсә, кышларга табынам.
Авырлык башымны игәндә,
Мин кыштан горурлык аламын.
Боегып суынган көннәргә
Җәйләрдән җылылык саламын.
Ярты җан ак кышта калса да,
Мин үзем язларны яратам.
Чәчәккә күмелгән язларга
Җыелган шатлыгым таратам.
Күңелем язларда калса да,
Мин тагын көзләрне сагынам,
Сагышлы серемне сөйләргә,
Зар елап, каенга сарылам.
Бер алтын яфракка әйләнеп,
Әллә соң көзләрдә каласы?
Чөнки мин хисләрдә адашкан
Гап-гади табигать баласы!
Мария ЛОГИНОВА.
Түбән Кама шәһәре.
Табигать дөньясы
Әкрен генә, серле генә,
Төнге күктә ай калка.
Йолдызлар да җемелдәшеп,
Кабына бик еракта.
Тынгы кичтә сандугачның
Агыла моңлы җыры.
Аңа кинәттән кушыла
Җырчы кошларның хоры.
Бар да матур табигатьтә,
Бар да күңелгә якын.
Аңлый алсаң табигатьнең
Үтә нечкә дөньясын.
Людмила СТЕПАНОВА.
Лениногорск шәһәре.
Алданма
Февраль ае. Кыш ахыры.
Кояш уйный бүлмәдә.
Табигатьтәге үзгәреш
Күчкән безнең гөлгә дә.
Тузан бөртеге уянган,
Канатланып очына.
Дус эзләгән бер җан кебек,
Кунды килеп учына.
Февраль ае. Язга әле
Күпме киртә үтәсе?!
Алданма, гөл, бу – кышның тик
Кояшлы бер иртәсе.
Алда әле чәчәк чагың –
Кояшның кочагында.
Җан өшеткеч салкын әле
Тәрәзнең тыш ягында.
Елизавета МАЛОВА.
Яр Чаллы шәһәре.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев