Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

«Ходай мине матурлыкны күрер өчен яраткандыр…»

Мин монда – вакытлыча. Гомер дигән вакыт эчендә бирелгән бар матурлыкны күреп, тоеп, җырга сеңдереп бетерәсе килә.

Ул дөньяны үзенә бер төрле… нечкә… нәфис… матур итеп күрә белә. Шигъриятендә дә, җырларында да яши бу матурлык. Башак өлгертеп килгән арыш басуында күтәрелгән алтын дулкын белән күрше клевер басуында кузгалган яшел дулкынның, бер-берсе каршына йөгереп килеп, бәрелешү мизгелендә дөньяга яңгыраган музыканы ишетә алу сәләтен Ходай һәр бәндәсенә дә иңдерми. Һәм аныкы кебек кабатланмас тавышны да. Сүзем Георгий Ибушев турында.

Җырның башы кайда?

Мин дә бит, мин дә бит шул җирнең

Былбылы, сөекле баласы…

Георгий Ибушев бу җыруны сузганда, күз алдымнан, асты-өскә айкалып, борынгы төрки дала, җай гына искән җилгә җайлашып, канат көчен сынаучы бөркетләр, кайнар тыны белән һаваны ярып юыртучы атлар табуны йөгереп уза. Андрей Тарковский, Грегори Колберт фильмнарындагы кебек, вакыт, тыгызланып, куерып, туктап кала һәм исәп тә мәңгелек бәрабәренә тиңләшә.

Мин аның шагыйрь икәнен чагыштырмача соң белдем. Китабы басылып чыккач кына. Гәрчә язучылардан: «Сезнең Георгий коеп куйган шагыйрь бит! Чын шагыйрь», — дигәннәрен ишеткәли идем. «Чын шагыйрь» төшенчәсе минем өчен деклартивлыктан азат булган чиста лирик образ белән тәңгәлләшкәнгә, мин аны шулай күзалладым да. Ә инде Георгий Ибушевның шигърият басуларына килеп чыккач, берара сулышым кысылып торды. Ул миңа яраткан Лоркамны хәтерләтте, Есенинны.

Хәер, чагыштырулар беркайчан да юньлегә илтми. Кирәкми дә. Моңарчы «адәм баласына Кодрәт иңдерсә дә иңдерә бит тавышны», дип гаҗәпләнсәм, шул мәлдән инде «шулкадәр дә табигый, ихлас-самими була ала бит шагыйрьнең сүзе» дип сокландым.

 

Мәктәп еллары. 

— Мин бит көчәнеп язмыйм, шагыйрьлеккә дәгъва кылуым да түгел, — ди Георгий дәдәй, очрашкач та, сүзне шигырьдән башлап. – Мин язмыйча түзә алмыйм! Шулкадәр матурлыкны күрә торып… ничек язмаска мөмкин?! Беркайчан да шигырьләр халыкка, милләткә хезмәт итәргә тиеш, дигән лозунглар белән килешмәдем. Аңлый алмыйм мин аларны. Җыр да, шигърият тә матурлыктан, мәхәббәттән ярала һәм кешелекне иң беренче чыганагына – башлангычына кайтарыр өчен хезмәт итә. Ходайдан иңдерелгән алар һәм Ходай тудырган матурлыкны данлар өчен яратылган.

 

Менә, соңгы елларда рәсем ясалмый никтер. Үзем дә аңламыйм: ни булды? Берөзлексез ясый идем, югыйсә. Мин, гадәттә, төсле ручкалар белән әллә нинди гаҗәеп сарайлар «торгыза» идем кәгазьдә. Андый сарайларны үз гомеремдә күргәнем дә юк, каян киләдер алар… Нинди архитектура стиленә, кайсы чорга караганнарын да белмим, әмма ясый башлагач, һәр детален, һәр ташын, һәр колоннасын белгәндәй булам…

Кечкенәдән үземнең башкачарак икәнлегемне сизенә идем. Чөнки кешеләр күрмәгән нәрсәләргә игътибар итә идем гел. Берсендә Ольга түти белән кукуруз басуына эт эчәгесе йолкырга бардык. Түти әйтә: «Кукуруз буе гәүдәң юк, керәсе булма басу эченә, адашырсың», — ди. Калдым, уйнап йөрим. Карыйм: ике басу тоташкан чиккә бер яктан алтын дулкын булып арыш башкалары йөгерә, икенче яктан – ямь-яшел клевер. Болар бер-берсенә бәрелештеләр дә, дөньяга чың таралды. Түтигә дәшәм: «Кара әле, кара!» — дим. «Күрмим бит, улым, бернәрсә дә», — ди түти. Әмма ул хисчән иде барыбер. Тормышчан да.

Без кечкенә чакта өйгә кеше күп җыела иде. Минем штабым – мич башы. Шуннан бөтен дөнья хәлләрен тыңлап ятам. Колхоз хәлләрен дә сөйлиләр иде анда, җен күргәннәрен дә, кайсы йортта нәрсә булуын да… Ашлар вакытында нинди генә җырулар җырланмый да, нинди генә кыйссалар бәян ителми… Мине җырулар бик тетрәндерә иде. Берсе аеруча хәтергә уелып калган. Бик зур шом салган иде сабый күңелемә:

Итләрем бетсә, сөягем калыр,

Шул чакта да сине онытмам…

Георгий Мамадышта Пионерлар бәйрәмендә чыгыш ясый.1967 ел.

— Минем әти – кызык кеше

 

— Балачагым алтын чор булды. Үземне 4-5 яшьлек чагымнан аермачык хәтерлим. Биш баланың төпчеге булгач, әллә ни авыр эш белән басылып үсмәдем. Авылда эш бетеп тормый инде ул, әмма безне эш белән чыдап булмаслык итеп измәделәр. Бәлки, шуңа да матурлыкны күреп, сокланып йөрергә мөмкин булгандыр…

Әти мин туганда инде чирли иде, әллә ни хәлле тормыш алып бара алмадык. Җил капкалы, салам түбәле йортыбыз әле дә күз алдымда тора. Безнең өебез авылның иң матур очында урнашкан иде. Каршыда үскән таллар йортка керәм, керәм, дип торалар. Җәй көне мин аларның лепердәвен тыңлап кинәнәм, ә менә кышка кергәч, алар туңадыр, дип бик кайгыра идем. Мич башында утырам, юрганга төренгәнмен, ә таллар сыкрап-сыкрап куя, ботаклар җилдә тузгый да тузгый. Юрганымны алып чыгып төрәсем, җылытасым килә иде шуларны – әмма ачуланырлар дип куркам. Аннары без ул нигездән күчендек. И елаган идем ул чакта…

Әтинең тәэсире бик зур булды миңа – бик матур җырлый, гармунда уйный иде ул. Әнием дә җыр-моң ярата тораган кеше иде. Гади генә колхозчы гаиләсе булуга карамастан, гомумән бөтен туган-тумача җырлый, китап укый иде безнең. Ул чакта авыл үзе үк бертуктаусыз җырлый иде бит. Радиотәлинкәдән көнозын концертлар тапшыралар. Мин, керәшен мәҗлесләреннән тыш, шуларны тыңлый-тыңлый да җырларга өйрәндем. Алардагы җырлау белән авылдагы җырлауның аерылып торуын сизенә идем. Авыл хатыннарының Ястык урамыннан ат арбасына төялеп фермага барганда сузган җыруларын һич онытасым юк. Күз алдымда тора ул арба һаман – печән җәелгән, ике якка тезелешеп, аякларын салындырып түтиләр утырган…

 

Үзем дә көне-төне җырлый идем. Мөтлекүл басуы – беренче сәхнәм булгандыр, мөгаен. Өйдә Татый әбинең: «Башны авырттырып бетердең инде», — дип орышканын хәтерлим. Яратып кына орыша иде инде ул, ачуланып түгел.

 

Әни безне берсендә әти белән җиләккә җибәрде. Миңа шул 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Киттек янәшә теркелдәп Ташлы тау итәгеннән узып урманга, кулыбызда агач тәпәннәр. «Җата басу дулкынланып, күр син…» — димәсенме шунда әти, тирән итеп сулап. Бик хисле кеше иде ул. Мин инде эчемнән генә уйлап куям: «Минем әти кызык кеше инде. Сөйләшүе дә кызык».

 

Аягымда яшел сандалилар иде. Аларга тузан куна да, мин учым белән шул тузанны сөртеп алам. Чиста булсыннар, янәсе. Әти мине ул чакта җиләк котырып уңган серле бер урынга алып барды. Исләрем киткән иде! Дус малаем Җәкәүне уйлый-уйлый җыйдым ул җиләкләрне. «Эх, икенче юлы Җәкәүне алып килергә кирәк монда, икебез генә белгән серле урын булыр», — дип.

 

Без Салих Сәйдәш белән Рөстәм Яхинны аңламаслык дәрәҗәгә төшеп җитүебезне сизми дә калдык… Милләт буларак, Рөстәм Яхинның җыр-романсларын аңларлык биеклеккә күтәрелә алмыйбыз икән, адәм рәтле, чын дәүләт булып беркайчан да оеша алмаячакбыз… Тирән аһәңле җырларның кадере бетсә, кешенең дә кадере югала. Чөнки җыр – җан бит ул. Ә кадерсез җан башканы кадерли, җылыта алмый.

 

— Нинди тональностьта икәнен белмим…

— 5нче класста укыганда, көтмәгәндә-уйламаганда шигырь яза башладым. Баштарак газеталардан хатлар килә иде, әлегә бастыра алмыйбыз, ләкин син яз, каләмеңне шомарт, дип. Бервакыт  «Әтиләр»  исемле шигырем басылып та чыкты. Әтидән мин 12 яшьтә калдым…

10нчыда укыган чакта «Яшь ленинчы» газетасының 50 еллык юбилеена чакырып алдылар. Мамадышның пионер оешмасы җитәкчесе мине һәм тагын берничә яза торган баланы җитәкләп алып китте Казанга. Шунда беренче тапкыр тере язучыларны күрдем – Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Нури Арслан, Сибгат Хәкимнәрне… Алардан автографлар алдым, кайткач, бу автографларга авыл халкы таң калды. Миңа анда ниндидер грамота да биреп кайтардылар әле…

Мәктәптәге укытучылар җырлавымны бик ярата иделәр. Талантыңны үстерергә кирәк, дип әйтә килделәр. 1975 елда мин «Комсомол җыры-75» бәйгесендә катнаштым. Һәртөрле ВИАлар популярлашкан вакыт. Ә мин сәхнәгә гармун күтәреп чыктым. «Туган җирем Татарстан» белән «Комсомолка Гөлсара»ны җырладым. Дипломант булдым. Нәкъ менә шул конкурста мине Миңгол абый Галиев күреп алган булып чыкты.

— Тавышың бик әйбәт, сиңа укырга кирәк, — диде ул миңа. Кайда килергә икәнлеген әйтте.

Мин, авылда печән эшләре тәмамлангач, август урталарында килеп төштем Казанга. Кабул итү имтиханнары инде тәмаланган булып чыкты. Җәй башында ук килергә кирәк булган икән. Шуңа да карамастан, консерваториянең ул чактагы ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлап карарга ризалашты.

— Нинди тональноста җырлыйсың? – дип сорадылар миннән.

— Ул нәрсә була? Белмим, — димен.

Нәҗип абый мине әзерлек курсларына кабул итәргә кушты. Әмма тулай торакта инде урыннар калмау сәбәпле, фатир эзләргә кирәк иде. Котым очты: рус телен дә белмим, каян эзләп табам инде мин ул фатирны… Миңгол абыйга сиздерми генә, авылга шылдым…

Армия сафларында.

— Кайда йөрисең, качкын керәшен?!

 

— Армиягә киттем. Килгәч, взводны нәрәткә куйдылар. Миңа ашханәдә балык өләшү эләкте. Җырлый-җырлый балык өләшеп йөрим. Шундый мавыгып киткәнмен, дөньямны онытканмын… Берзаман карыйм: ишек төбенә халык җыелган. Авызларын ачып тыңлыйлар.

— Cин консерваториядән соңмы әллә?! – диләр.

Армиядә мин рус телемне шомарттым, русча җырлый башладым. Хәрби оркестр белән «Соловьи», «Где же вы теперь, друзья-однополчане», «Смуглянка»ларны башкара идем.

Рота командиры Шестопалов чакыртып алды бервакыт. Казарма артына алып чыгып җырлата иде ул мине. Безне Германиягә җибәрергә тиешләр икән. Әмма Шестопалов мине анда җибәртмәс өчен тырышты. Гомумән, солдат хезмәте вакытында ул миңа күз-колак булды, әтием кебек үз итте, кайгыртты.

Армиядән соң, Түбән Камага барып чыктым, химкомбинатта эшли башладым. Шулчак мине Казанга Миңгол абый чакыртып алды:

— Кайда йөрисең син, качкын керәшен? – дип шелтәләде.

Без подгруппада 20-25 кеше идек. Комиссия алдында барысы да дер килә. Аннары аңладым: алар күбесе музыка мәктәпләрен тәмамлап килгәннәр, училищеларны, музыканың нәрсә икәнлеген беләләр. Ә мин курыкмыйм: ничек җырлый алсам, шулай җырлыйм инде.

Аннан миннән көлделәр:

— Без бит инде сине консерваториягә бер алган идек, Жора, — диделәр.

Укый башлаганда бик авыр булды. Фәнни коммунизм, КПСС тарихын укыталар иде бит. Вокал дәресләрендә мин «головное звучание»не тотып алдым да шаккаттым. Моңарчы тавышны алай көйләргә кирәклеген күз алдына да китерми идем. Ул үзеннән-үзе табигый ага, дип уйлый идем.

1989 елда миңа «Татар җыры» конкурсында катнашырга туры килде. Җырлыйм, биегрәк алдым бугай, дип уйлыйм эчемнән генә. «Нәрсә булды икән бу – до диезмы?» — дим. Аннары миңа, ул чыгышымны искә алып, берничә мәртәбә: «Жора, хәтерлисеңме, теге чакта син чип-чиста фа алган идең», — диделәр.

Нәҗип Җиһанов класска килеп керә иде дә, алып чыгып китә иде мине. «Әйдә, коридордан урап йөреп килик әле бер», — диеп. Үземне Алланың кашка тәкәсе кебек хис итә идем. Эһ, ул вакытта кадерен белеп бетермисең бит ул мизгелләрнең…

Концерт алдыннан.

— Болар мине өйгә кайтарырмы икән?..

— Консерваториядән соң, филармониягә эшкә урнаштым. Урнаштым гына, конкурска барырга куштылар. Краснодарга. Монда без бер гаҗәеп хәлгә юлыктык: чүпрә саталар. Сатып алдык, шул бер җырларбыз да, кайтып китәрбез инде, дип уйлыйбыз. Ә Казанда бит юк чүпрә, менә күчтәнәч була, ичмасам! Әмма мин, барлык турларны да узып, 12 көнгә гастрольләргә калдым. Казанга диплом белән кайттым. Бу филармония өчен зур сөенеч булды инде. Шунда ук минем окладымны 150 сумга күтәрделәр. Ул чакта әле бер исемем дә юк, шул диплом гына. Андый акчаны озак еллар эшләгән артистлар да алмый иде.

Берзаман үзгәртеп кору еллары башланды, китте хәерчелек. Дөресен генә әйткәндә, җыр сәнгатенең кризисы әнә шул чакта башланды да. Бәясе дә, шул чакта бер төшкәч, бүтән күтәрелмәде инде аның.

Без, җырчы халык, үзенә үзе хуҗа кешеләр түгел. Шулай берсендә мине Мәскәүгә чыгыш ясарга җибәрделәр – Соловьяненко, Соткилава белән бер сәхнәдә җырлыйсы була иде. Соткилава бит инде дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясаган кеше, чын мәгънәсендә йолдыз. Мин кем инде болар янында, дип уйлыйм.

Бик әйбәт итеп каршы алдылар – «Чайка»га гына утыртып йөртәләр, ресторанда ашаталар. Кунакханәдәге бүлмәнең 2 кешелек булуы өчен гафу үтенделәр. «Торуын үзегез генә торасыз, әмма 1 кешелек номер булмады шул», — диләр. Мин инде эчемнән генә көләм: «Ай Алла, сез безне ничек яши дип беләсез икән», — дим.

 

Чыгышлар шәп узды. Соткилаваның 10-15ләп ханымнан гыйбарәт свитасы – яраннары белән йөрүе хәтердә калды. Концертта мин чыгышымны «Әллүки» белән тәмамладым. Татар җырының бөтен матурлыгын күрсәтә алырдай әсәрләр башкарылды анда, халык бик җылы кабул итте. Сәхнә артына кереп, соңыннан рус тамашачысы миңа: «Нечаевтан соң мондый тавышны ишеткәнебез юк иде әле, рәхмәт сезгә», — диделәр. Читтә татар җырларын башкарганда, җаваплылык хисе икеләтә зур – синең милли сәнгатең турында әнә шул бер башкарудан ишетеп калып, нәтиҗә чыгарырлар, бәлки. Планканы гаять югары тотарга тиешсең!

Концертны оештыручы да бик разый калган иде ул чактагы чыгышымнан: «Сезгә ни дә булса кирәкмиме?» — дип сорады ул миннән кат-кат. «Балалар уйный торган кечкенә скрипка кирәк иде», — дим. Икенче көнне ул скрипка минем кулымда иде инде.

Тагын бер очрак. Люксембургтан киләсе делегация алдында чыгыш ясарга кирәк. Чакырдылар безне «Чәй йорты»на – мин, Хәйдәр, Зилә… Төнге 1гә кадәр көттек. Килделәр. Җырлыйбыз. Карыйм: парламент җитәкчесе булган ханым мин җырлаганда, маңгаена күрсәтеп, тәрҗемәчесенә җыр техникасы турында нидер сөйли. Гаҗәпләндем. Чыгышлар тәмамланып, кайтырга кузгалгач, бу мине коридорда тотып алды, соклануын белдерде. Баксаң, ул әле профессиональ музыкант, Люксембург консерваториясенең вокал факультеты җитәкчесе дә булып чыкты. Сөйләшеп киттек. «Сезне шоферыгыз көтеп торадыр инде, тоткарлыйм үзегезне», — ди миңа бу ханым. «Шоферым юк минем», — дип әйтеп бетерергә өлгермәдем, иңемә авыр бер кул ятты: «Бар, көтә», — ди кул иясе. Карасам, чынлап та машина көтеп тора. Кереп утырдым да, уйлап барам: «Ходаем, — дим, — болар мине өйгә кайтарырмы икән инде…»

Чит илләрдән килгән кунаклар безне, артист халкын, бик зур гонорарлар алып, бай тормышта яши, дип уйлый. Чөнки аларның үзләрендә яхшы тавышлы җырчылар алтын бәясендә йөри, мин әнә теге рәсемнәремдә ясаган кебек затлы сарайларда яшиләр. Әйтеп булмый бит инде аларга, таксига акча җитмәгән чаклар да була, ә төнге сәгать бердә шәһәр буйлап җәяү кайтып җитә алмыйсың, дип…

Шулай да, мин үземне бәхетле җырчы дип саныйм. Халкым да, җитәкчелек тә таныды, зурлады мине. Һәркемнең Ходай бүлеп биргән үз кишәрлеге бар, мин үз өлешемә тигән шул кишәрлеккә шөкер, дип яшим.

Рәхмәт сиңа, җырым, бергә булдык,

Өстә булдык, түбән төшмәдек.

Тамак, диеп, юк-бар чор такмагын

Үзебезгә юлдаш итмәдек.

Син канатлар куйдың бу җаныма,

Ул канатлар булды ак, чиста.

Мин беркемгә зыян китермәдем,

Дан, дәрәҗә даулап тормышта.

Гаилә җылысы.

— Без монда – вакытлыча…

— Хатыным Әдилә белән радиода таныштык. Беренче күрүдә үк ошаттым мин аны. Гаилә корып җибәрдек, ике ул тәрбияләп үстердек. Шөкер, уңдык улларыбыздан, икесе дә музыкантлар, бик төпле, акыллы егетләр. Гаиләңдә иминлек булу – зур бәхет, бигрәк тә иҗат дөньясындагы кеше өчен. Хатынымны гомерем буена яратам. Однолюб мин, хисләрдә дә, иҗатта да таралып, чәчелеп йөри белмим. Ул минем табигатемә туры килми. Нәрсә дә булса минеке икән, мин аны шунда ук тоемлап алам.

Авылдагы өйдә мичкә ягып җибәреп, утын чартлавын тыңлый-тыңлый, тышта гүләгән буранга колак сала-сала, уйларыңны тәртипкә китереп, язып утыру – монысы да зур бәхет! Әле мичкә кабыгы әрчелмәгән бәрәңге дә тәгәрәтеп җибәрсәң… Мин ашарга пешерергә яратам. Уңа аш-суым. Иркенләп, онытылып ризык хәстәрләү – ул борынгыдан калган бер серле йола бит. Хәзер без кибет ризыгына ияләшеп барабыз. Ләкин кибет ризыгының сере юк, аны күңел җылысын куша-куша, җырулар суза-суза, догалар пышылдый-пышылдый әзерләмәгәннәр…

Авыл белән балачактан килгән бәйләнешне югалтмадым – шул саклый мине. Казанда яши башлаганыма инде 41 ел. Әмма теләсә кайсы мизгелдә кечкенә генә бер юл чемоданымны эләктереп, чыгып китәргә әзермен. Беләм: мин монда – вакытлыча. Гомер дигән вакыт эчендә бирелгән бар матурлыкны күреп, тоеп, җырга сеңдереп бетерәсе килә.

Менә, тиздән сыерчыклар кайтачак. Безнең авылдагы Праскый түти сыерчыкларның авылга кайтуы хөрмәтенә карга ятып ауный иде. Яз килүенә сөенә, табигатьне олылый. Тиздән карлар челтәрләнә башлаячак, гөрләвекләр кузгалачак…

Шәһәрдә ул әллә ни сизелми, ә менә авылда һәр фасылның үз исе бар. Язларын берара шомырт, сирень исеннән исереп утыра авыл. Алмагачлар чәчәк ата. Бераздан елга буйлатып җүкә чәчәге исе агып төшә авылга. Хушбуй сибенгән, өрфия яулыгын бөркәнгән яшь киленмени – урамнардагы ул исне иснәп туеп булмый…

Сәяхәтләрдә - татар җырын яңгыратып...

— Җып-җылы – күңелем…

— Гомернең бар тәмен татыдым,

Язмышка бер үпкәм юк минем.

Җанымда якты нур сакладым.

Кагылсаң, җып-җылы күңелем.

Дөньябызны хөсетлек, наданлык басты. Шул эчтән черетә безне. Күңелендә нур булмаган кеше, өстәвенә надан да булса, башкаларны беркайчан да ишетә, аңлый, кабул итә алмаячак. Сәнгатьтә дә һәр адымда очрап тора бу, гадәти тормышта да. Онытабыз: без бит – җырчымы, төзүчеме, колхозчымы, гарәпме, керәшенме, полякмы – бер-беребездән бик аз аерылабыз. Культура, интеллект ягыннан бик үк мактана алмаса, кеше, әйтик, көнкүрешен, нигезен ныклы итеп төзи алгандыр, бу да – олы эш. Гадәттә, гадирәк тормыш белән яшәүче кешеләр балаларын төпле итеп үстерәләр. Иманлы итеп.

Диннәр арасындагы низаглар да – сафсата. Мине бер очрашуга чакырдылар. Сорау бирәләр: «Ә сезнең аллагыз нинди?» — диләр. «Мин православ дине вәкиле», — дидем. «Алай булгач, сез безнең алланыкы түгел», — дигән җавап ишеттем. Соң, биш алла юк бит инде, барыбызның да шул – берәү ләбаса Ул!

Дини кануннарга караганда, эчке иманга күбрәк ышанам. Иман ул – биш вакыт намаз уку, службаларның барысына да йөрү түгел әле. Иман ул, иң беренче чиратта, ярату. Ярату булмаса, кеше денле була алмый!

 

Луиза Янсуар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев