Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

«Хезмәт юлыгыз данга лаек...»: Людмила Белоусовага шигырь багышлаганнар

Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә» халык ансамбле солисты Анастасия Усачева Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова багышлап шигырь язган.

Һәр мизгелгә күз салырдай булсак,

Күңелләрдә Сезнең үткәннәр:

Төсле бизәк булып искә төшә,

Сезнең күп ел хезмәт иткәннәр.

 

Сокланырлык хезмәт юлы Сездә,

Эшләнгән эш – үзе зур тормыш.

“Заман йөген” җаваплылык белән

Үтәп яшәп, кертәсез өлеш.

 

Керәшен халкын дөньяга танытып,

Яшәүче асыл зат – Сездер ул.

Күп сынаулар аша тормыш юлын

Яктылыкка тарткан – Сездер ул.

 

Вазифалар, авыр йөк булса да,

Сөйгән халкың өчен үтәлде.

Хезмәт юлыгыз бит данга лаек,

Куйган көчегез эзсез үтмәде.

 

Туганда ук Ходай мулдан биргән,

Зирәк акыл, максат зурлыгын.

Холкыгызга салган үҗәтлелек тә,

Ким итмәгән күңел җорлыгын!

 

Саулык булсын, дөнья имин булсын,

Гәҗит чыгып торсын һәр айда.

Ходай биргән гомер йомгагының

Кадерләре булсын дөньяда!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев