Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Владимир Смирнов: Фольклорның нәрсә икәнен беләсеңме, дип әбине үпкәләтә яздым

Мамадыш районының Усали мәктәбе укучысы Владимир Смирнов әбисе белән керәшен халык авыз иҗатын барлаган.

Әбине үпкәләтә яздым бүген. "Син фольклорның нәрсә икәнен беләсеңме? - дигән идем :"Син бигрәк инде, улым ", - диде."Нәрсә язарга инде? "- дип сорадым. Әле ярый үпкәләмәде әбием."Кич бер әйләнерсең әле, әзерләп куярмын", - дип кайтарып җибәрде.
Барсам, ике олы бит тутырып, кунакларда кара-каршы җырлый торган җырларның сүзләрен язып куйган. Шәп минем әби ичмасам! Нәрсәгә тотынса да булдыра. Керәшеннәр туйларда, олы кунакларда сөйләшмәгәннәр дә икән. Әйтәсе килгән сүзләрен җырлап кына әйткәннәр. Безнең Дружба посёлогында да бик матур җырлаучы керәшен әбиләре булган.
Әби язып биргән җырлар арасында менә шушыларын сайлап алдым:

Таллыка килгән сандугач
Китмәс инде сайрамый.
Кардуннарда көттек сезне
Юллардан күзне алмый.

Ничекләр килеп җиттегез
Казан-Кардун арасын
Әллә кайларга китертә
Язмыш адәм баласын.

Ай белән кояш бер генә
Йолдызын санамадым.
Кардунда сезгә охшаган
Чәчәкләр табалмадым.

Түтәлләрдә гөл утырттым
Сиксән сигез бер төптә
Бу Кардунда утырулар
Онытылмас бөртек тә.

Билемдәге билбавымны
Элеп куйдым киртәгә
Кардунда утыруларны
Сагынырбыз иртәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев