Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Виталий Агапов Балчыклы авылы халкын сөендергән – видео

25 октябрь көнне Түбән Кама районы Балчыклы авылында Чаллы керәшеннәре күңелле кичә оештырган

Балчыклы авылында гөрләп узган концерт турында Татарстанның халык артисты Виталий Агапов үзенең Инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итте. Концертта Чаллы шәһәренең «Карендәшләр» халык фольклор ансамбле дә (җитәкчесе – Виталий Агапов) катнашкан. Тамаша күрергә зал тутырып халык килгән. Виталий Агаповның Инстаграмында комментарийлар да калдыралар. «Рәхмәт, Виталий Васильевич! Ярый әле сез бар. Бөтен дөньяда керәшеннәр бар, алар да яши икәнен белдереп торасыз. Радиодан да еш яңгырый җырларыгыз, ишеткән саен «без дә исән әле» дип сөенеп куям. Сәламәтлек, уңышлар сезгә», - дигән Лариса Ахметшина. «Ике сәгатьлек концерт бер тында узып китте. Искиткеч матур кич утыру булды. Залда утыручылар да «Карендәшләр»гә кушылып җырлап утырды», - дип комментарий калдырган Лидия Чеботарева. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев