Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Валентина Николаева: “Елмаюлы караш сүрелмәсен”

Валентина Николаева – Зәй районының Урта Баграж авылы кызы. Хәзерге вакытта Сарсаз-Багражда яши.

Туган ягы, Кашка тау, гүзәл табигатьле су буйлары аңа илһам бирә.

«Еш кына кулыма каләм алып, күңелемдә туган уйларымны кәгазь битенә төшерәм. Һәр бәйрәм, туган көннәргә якыннарыма котлауларны да шигъри юллар аша җиткерергә тырышам», — ди ул.

Кайгы җиле кермәсен

Кайгы җиле кереп елатмасын,

Күз яшьләре булсын – шатлыктан.

Сау-сәламәт булыйк барыбыз да,

Аерылмыйк һич тә аклыктан.

 

Күңел күге сөенечтән дерелдәсен,

Нур сирпелсен безнең күзләрдән.

Елмаюлы караш сүрелмәсен,

Кояш кебек безнең йөзләрдән.

 

Тазалыктан аермасын безне язмыш,

Аяк-куллар йөрсен һәрвакыт.

Сәламәтлек – үзе бер зур байлык,

Булыр бездә бәхет шулвакыт.

 

Тазалыгың китеп, йөрерлегең булмаса,

Күзең берни күрмәс үәтта алтынны.

Кирәк дип санамабыз, бернине без,

Кесәң тулы булып, байлыкны.

 

Балаларны күрик шатлык белән,

Шатлык-сәламәтлек – үзе сөенеч!

Әти-әни белән үссен оныклар да,

Давылларга китсен көенеч!

Барыбызга килсен сөенеч!

 

Әни

Йоннар эрли идең кабаларга бәйләп,

Моңнарыңа салып күңел җылысын.

Моңнар аша бәхет тели-тели,

Изге теләк теләп, барысын.

 

Син боерык биргән орчыкларың,

Биеп тора иде кулыңда.

“Өйрәт, әле, әни мине дә”– дип,

Тора идек синең яныңда.

 

Уйный балаларың, синең тирәңдә,

Түгәрәк йомгакларыңны сүтеп.

Оекбашлар бәйли идең кич утырып,

Бишэнәңне кулларыңа тотып.

 

Юктыр әни сине уйламаган бер көн,

Онытылмас исән чакларың.

Күктә йөзгән куе болытлар күк,

Тама минем күздән яшьләрем.

 

Яннарымда йөргән кебек син әнием,

Йон оекбашың алгач кулыма.

Исән булсаң бер сөйләшер идек,

Кулларыңны алып учыма.

 

Киң күңелле, кешелекле идең әни,

Гади идең  барысын яраттың.

Балаларың өчен җаның бирә идең,

Киң күңелең үзеңә белән караттың .

 

Әни җылылыгы җитми безгә хәзер,

Җыя идең барысын төп йортка.

Онытмабыз сине, исән чагыбызда,

Урыннарың булсын оҗмахта!

 

Туган як

Нинди матур туган җирнең,

Каршы якта биек таулары.

Җир катламын каплап алган,

Ап-ак яуган карлары.

 

Кояш нурлары сирпелә,

Энҗе бөртек карларда.

Тал чыбыгында чыпчыклар,

Чыркылдыйлар талларда.

 

Сокланып карап торамын,

Шушы матур тауларга.

Озакламый кошлар кайтып,

Оя корыр талларга.

 

Ямьнәр керер бар җиһанга,

Яшелләнер дөньялар.

Кыйгак-кыйгак кыр казлары,

Кайтып корыр оялар.

 

Дөньялар да тыныч булыр,

Изге җир өсләрендә.

Каршыларлар батырларны,

Сөенеп өйләрендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев