Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ул безнең күңелләрдә

Арабыздан иртә киткән шагыйрь Егор Уткин иҗатын тәкъдим итәбез

Егор Уткин исеме 1960, 1970 еллардагы поэзия сөючеләргә яхшы таныш. Шагыйрь үзенең төп әсәрләрен әнә шул елларда яган, шул елларда әдәби хәрәкәттә билгеле бер эз калдырган кеше. Шигырьләрендә бик итагатьле, әхлаклы, игътибарлы ул. Әмма җитди мәсьәләләрдә ул үз фикереннән һич тә чигенми. 

Аның иҗаты белән танышып үтегез:

***

Кинәт килде дә

Кырлар өстенә

Коя чиләкләп

Күгелҗем болыт.

Ана күкрәген 

Тапкан баладай, 

Шаулап утырган

Игеннәр тынып

Җирдән дым эчә

Йотылып-йотылып. 

 

Яши алмыйм

Ничә буын килгән,

Ничә киткән,

Көчен салган

Монда бабам да.

Шул ук тургай,

Шул ук ал офыклар,

Шул ук кырлар

Һаман, һаман да.

Барысы таныш:

Менә җитен үсә,

Туфракларын

Үзем эшкәрттем...

Шул ук кырлар 

Минсез яши ала,

Ә мин

Яши алмыйм

Нишләптер.

 

***

Кеше үсте,

Хәзер инде аның

Тулган айга,

Зөһрәләргә

Җитә буе.

Шул ук кеше,

Бишектәге

Нарасый күк,

Бәхетенә үрелә

Гомере буе.

 

Ерак йолдыздан да

Тавышыңда

Уңайсызлану бар,

Юату бар,

Ләкин син мине

Кызганма.

Бу күзләрең

Миңа карый,

Мине күрми.

Алар миңа 

Ерак

Ерак йолдыздан да

 

***

Үткән юлым үталмыйча калган,

Үкенечкә калган юлларым,

Шатлык көткән чакта килгән кайгы

Бар кылганнар маңгай сырларын.

Нинди моңнар саклый икән диеп,

Син аларга, дустым, кагылма.

Ул патефон тәлинкәсе түгел,

Кабат уйналмаска, 

Мәңге югалмаска язылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев